Декабрьдә республикада янгынга каршы махсус режим кертеләчәк
Яңа елга әзерлек кысаларында, Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин Министрлар Кабинетында брифингта бу режимны...
Яңа елга әзерлек кысаларында, Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин Министрлар Кабинетында брифингта бу режимның 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр гамәлдә булачагын әйтте.
Аның сүзләренчә, проект хәзер Хөкүмәттә имзалауда. «Бу чорда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, санкцияләр автоматик рәвештә ике тапкыр арта. Пиротехника эшләнмәләрен тиешле урында гына куллануны тикшерү буенча патруль эше оештырылачак. Барлык муниципаль районнарда махсус мәйданчык булырга тиеш. Әгәр тиешсез урында файдаланылса, гражданин яки вазифаи затка җәза биреләчәк», — диде министр.
Рафис Хәбибуллин, шулай ук, чыршы бәйрәмнәре, гомумән, барлык балалар бәйрәмнәре контрольдә булачагын әйтте. Кирәк булган урында өстәмә көч һәм техника бүлеп биреләчәк, диде.
Автор: Гөлнар Гарифуллина
Фото: Рамиль Гали/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк