Дилә Нигъмәтуллина да кияүгә чыккан, ди
Марат Мухинның никахлашуы шау-шу тудырды дип язган идек инде. Чыннан да, күп кеше аны Диләне, кызын ташлап, башка хатынга китүдә гаепли. Чынлыкта хәлләр бит башкачарак икән... Марат белән Дилә аерылы...
Марат Мухинның никахлашуы шау-шу тудырды дип язган идек инде. Чыннан да, күп кеше аны Диләне, кызын ташлап, башка хатынга китүдә гаепли. Чынлыкта хәлләр бит башкачарак икән...
Марат белән Дилә аерылышканнар дигән сүзләр йөрде инде, аларның бергә тормаулары да билгеле иде, ләкин алар үзләре бу теманы кузгатмадылар. Күп кеше аларны һаман да кавышырлар дип көтте. Аерылышулары турында Марат икенче тапкыр өйләнгәч кенә сүз башлады. Баксаң, алар чынлап та инде күптән Дилә белән аерылышканнар, әлле алай гына да түгел, Дилә үзе инде күптән башка кешедә кияүдә икән. Менә нәрсә дип яза Марат: «Бу хакта белмәүчеләр өчен хәбәр итәм, без инде Дилә белән күптән бергә түгел. Ул үзе инде күптән башка кешедә кияүдә. Аның үз тормышы, минем үземнеке. Безнең кызыбыз турында да борчылмагыз, аның белән дә бар да яхшы. Бу бары тик безгә кагыла торган әйберләр. Минем турында дөрес булмаган мәгълүмат таратырга кирәкми. Зинһар, тынычланыгыз. Бу кадәр пычракны минем хатыныма ишетергә бик тә авыр. Ул берничек тә эстрада белән бәйләнмәгән. Игътибарыгыз өчен рәхмәт».
Менә шундый хәлләр...
Автор: Г.Шарапова
Фото: dilyanig
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк