Дилә Нигъмәтуллина сөйгән ярын тапкан
Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның шәхси тормышы турында имеш-мимешләр күп йөри. Аның язылучылары аны ире белән аерылган дип белә. Ә менә Дилә бу хакта үзе бернинди дә комментарийлар бирми. Күптән түгел ул...
Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның шәхси тормышы турында имеш-мимешләр күп йөри. Аның язылучылары аны ире белән аерылган дип белә. Ә менә Дилә бу хакта үзе бернинди дә комментарийлар бирми.
Күптән түгел ул үзенең инстаграмында бик матур фотолар белән бүлеште, ул кызы Сәфинә белән профессиональ фотографияләр эшләткән. Баксаң, ул анда кызы белән генә булмаган икән, инстаграмда урнаштырган бер фотода ир-ат сурәте шәйләнә, ләкин ул еракта, томанлы, йөзе күренми, кулларын сузып Диләгә таба килә. Дилә бу рәсем астына йөрәк рәсеме төшергән, димәк бу кеше аның йөрәген яулаучы булып чыгадыр инде. Комментарийларда Дилә өчен шатланалар, бу хакта тулырак язмавы өчен үпкә белдерүчеләр дә бар, «Бәтәч, язам шәхси тормышымның ничек барганын дигән идең, тәки язмыйсың бит», дип язганнар.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк