Дилә Нигъмәтуллина күптәнге хыялын тормышка ашырган
Дилә Нигъмәтуллина 2021 елга йомгак ясый...
«Быелгы ел минем өчен вакыйгаларга һәм кызык хәлләргә аеруча бай булды.
Февраль ахырында Калининградка барырга туры килде. Ул сәяхәт үтә күңелле булудан тыш, мине @shakirovaleysan белән таныштырды?.
40 яшьлек юбилеемны грандиоз рәвештә уздырып җибәрдем!
Июнь аенда гаилә белән Дагастанга сәяхәтебез шулай ук куңелебездә онытылмаслык мизгелләр калдырды. Балалар әле дә искә алалар.
Быел нихаять күптәнге хыялыма бер адым ясадым. ШПР да укып чыктым!
Шулай да иң зур, җитди гамәлем - УОМ га укырга керү!
Ул көннән башлап мин бөтенләй икенче баскычка мендем кебек. Әле дә үз-үземә ышанып җитә алмыйм, ничек кыюлыгым җитте икән дип. 3нче белемем белән мин диетолог- нутрициолог булачакмын!
Үз курсымны булдырдым! Бу минем беренче тәҗрибә , бик күп көч һәм вакыт тәлап итсә дә, бу зур эшемне булдыра алуыма мин бик бәхетле!
Тормышымның Яңа юнәлеше башланды!
Быел @entr.media мине үзенең премиясенә номинатлар рәтенә кертте!
Мин һәр вакыт үземнең блогымның кызык һәм файдалы булуын тели идем! Мин аңа ирештем дип уйлыйм! Киләчәктә инстаграммны тагы да файдалырак һәм кызыграк итергә тырышырмын! Алга, бары тик алга!
Көз көне @tmtvonline каналы "Яшьлек тавышы"на алып баручы буларак чакырды.
Быелгы ел шәхси тормышымның мөһим вакыйгасы белән дә истә калачак! Никахыбызны рәсмилләштердек !
Иҗат ягы бик үк актив булмаса да , яңа җырлар шактый гына җыелды. Алла бирса гыйнвар аеннан башлап сезгә әкренләп тәкъдим итә башлармын!
Иң истә калганнары шул!» - дип узып баручы елга нәтиҗә ясады җырчы Дилә Нигъмәтуллина.
Дуслар, ә сезнең 2021 ел нинди истәлекле вакыйгалар белән истә калды?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк