Логотип
Хәбәрләр

Камал театрының Көнчыгыш залында Рәдиф Гаташның 85 яшьлек юбилее узды

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, остаз Рәдиф Гаташның 85 яшьлек юбилее белән котларга шагыйрьләр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьнең иҗатына битараф булмаган тыңлаучы җыелган иде.

Бәйрәм Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистларының олуг шагыйрь әсәрләреннән төзелгән шигьри композициядән башланды. Егетләр, Рәдиф Гаташка охшарга тырышып, барысы да муеннарына кызык “күбәләк” таккан иде. Гаташ шигырьләре бер-бер артлы яңгырап торды. Шигырьләр “Җомга”, “Зәңгәр күлмәк”, “Элмәлек” белән үрелеп барды. 

Минзәлә театры чыгышыннан соң сүзне Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла дәвам итте. 

Ленар Хәкимҗанов: “Сез чыннан да бөек шәхес. Сезгә хас бер бик матур сыйфат бар. Сез күңелегез, йөрәк белән, буегыз-сыныгыз белән һаман да яшьләр арасында. Сезнең иҗат төрле буыннарга, төрле кешеләргә кадерле. Бу – зур шәхес, зур талантка гына хас сыйфат”, - диде. 

Ркаил Зәйдулла: “Аның беренче “Гөлләр су сорыйлар” китабына 60 ел! Рәдиф Гаташны горур гүзәлләр генә түгел, бөтен татар милләте үз итеп, яратып каршы алды һәм бүген ул татар шигъриятенең түрендә. Аңа вакытның, гасырларның нинди җиле дә куркыныч түгел. Чөнки ул һәрвакыт оптимист һәм һәрвакыт киләчәккә өмет белән карый, безгә дә өмет калдыра”, - дигән сүзләр белән юбилярга Татарстан язучылар берлегенең “Әдәбияттагы казанышлары өчен” медален тапшырды. 

Рәсми котлаудан соң сәхнәгә Рәдиф аганың шәкертләре, татар шигъриятенең бүгенгесе һәм киләчәге Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев, Эльмира Җәлилова, Дания Нәгыйм, Рифат Сәлах, Лениза Вәлиева, Гөлнур Корбанова чыкты. Аларның һәрберсе Рәдиф Гаташ шигырьләрен укыды, кайберләре истәлекләр белән уртаклашты. Бу мизгелдә арттагы экранда яшьләрнең олуг шагыйрьләр, язучылар белән истәлек фотолары бертуктаусыз алышынып торды. 

Шагыйрьне котларга аның туган ягы Башкортстаннан Халисә Мөдәррисова да килгән иде: 

“Башкортстаннан сезгә бик зур сәламнәр алып килдем. Рәдиф абый белән без 53 ел дус! Ул барыбызны да шигырь язарга өйрәтте, үз фикерләрен әйтте, киңәшләрен бирде. Ул минем остазым да, дустым да, гаилә дустыбыз да”

Иң ахырда олугыбыз Рәдиф Гаташ сүз алды: “Сезгә ничек тоелгандыр, миңа ошады! Иҗатыма, язганнарыма багышланган булгач рәхәт, күңелле булды. Зал бүген дуслардан тора. Үзебезнең милли хисләр белән уртаклашып, шигъриятне бер-бере белән бүлешкән, сөенгән, уңышка илткән, бары яхшылык, яктылыкка илткән ял булды бу. Мин шулай кабул иттем”, - диде ул. Кичәне үзенең кайбер шигырьләрен уку белән тәмамлады. 

Белешмә

Сценарий авторыЛилия Гыйбадуллина, режиссёрНәфисә Исмәгыйлева, музыкаль бизәлешДинә Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021