Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында “Калеб. Яңа сулыш” концерты узды

“Калеб” яңа буын иҗат берләшмәсе Камал театрының Универсаль залында яз бәйрәме үткәрде. 31 март кичендә яшь җырчылар, музыкантлар, композиторлар, биючеләр, шагыйрьләр, рәссамнар бер урынга җыелган иде. Чараның сценарий авторы Рүзәл Әхмәдиев фикеренчә, дөньяны, мәдәниятны яшьләр үзгәртә, яшьләр алга этәрә. Алар заман сулышын тоеп яши. Сценарист, оештыручылар шул талантларны бозмыйча, үзгәртмичә тамашачыга җиткерергә тырышкан.

Әле Универсаль залга үткәнче үк, фойеда рәссамнар Арыслан Ибраһим, Венера Гафурова, Гүзәл Хайбуллова эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.

Концертта җырчылар татар җыр сәнгатенең матур үрнәкләрен тамашачыга ишеттерде, ә шагыйрьләр үз әсәрләре белән уртаклашты. Яшь композиторларның әлегә киң катлам тыңлаучыга ишетелмәгән көйләре яңгырады. Шагыйрьләр үз әсәрләрен сөйләде. Бу кичне бизәгән иҗатчылар:

Вокалистлар: Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәенов, Рамил Әйметдинов, Элина Сафина, Динар Шәрәфетдинов, Тимур Мусин, Аделина Закирова, Руслан Габбасов, Илзирә Сираҗиева, Айгиз Хәйдәршин, Гүзәл Габбасова, Рөстәм Хөсәенов, Зәлинә Шакирова, Илүзә Вәлиуллова, Инсаф Ганибаев.

Шагыйрьләр: Дания Нәгыйм, Гүзәл Закирова, Айгөл Хәбибрахманова, Адилә Әхмәтҗанова, Азат Вәлиев, Рузалия Шакирова, Зөләйха Камалова.

Композиторлар: Айдар Абдрахимов, Айдар Ниязов, Рузия Кәлимуллина, Рената Корнилова, Фәрһад Бәхтияри.

Биючеләр: Камилә Галиева һәм Альбина Ногманова.

Музыкаль бизәлешне Карим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры башкара. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал.

Режиссер – Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова; сценарий авторы – Рүзәл Әхмәдиев; проект кураторы – Лилия Гәрәева. 

Ахырда Казан шәһәре мэры урынбасары, “Калеб”не оештыручы Гүзәл Сәгыйтова барысын да матур концерт узу белән котлады. “Безнең максат – яңа агым булып килүче яшьләребезне күрсәтү. Иҗат – ул әманәт, аны үстерергә кирәк”, - диде ул. 

  

Фото – Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021