Диния нәзарәте татар теле укытучылары арасында конкурс игълан итә
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «ДУМ РТ Хадж» Татарстандагы рәсми хаҗ-операторы урта гомумбелем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укыт...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «ДУМ РТ Хадж» Татарстандагы рәсми хаҗ-операторы урта гомумбелем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында «Минем халкым, минем динем» дип исемләнгән бәйге игълан итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклап калу һәм өйрәнүдә укытучыларның казанышларын хуплап, аларны кызыксындыру өчен оештырыла.
Бәйгедә җиңүчеләрне 2018 елда Хаҗга юллама көтә. Бәйгенең мәҗбүри шартлары булып белгечлеге буенча кимендә 10 ел хезмәт стажы һәм көндәлек тормышта ислам дине нигезләренә таянып яшәү рәвеше, шулай ук, мәхрәме булуы тора. Мәхрәм (хатын-кызларны озата баручы ир-ат заты) Хаҗга үз хисабына барачак.
Ислам дине нигезләре буенча белемнәр конкурста тест форматында тикшереләчәк. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча 30 җиңүче билгеләнәчәк.
Конкурста катнашырга теләүчеләр гаризаларын 2018 елның 20 маена кадәр түбәндәге электрон почтага җибәрә алалар: konkursdumrt@gmail.com.
Белешмәләр өчен телефон: +7927 432-74-50.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк