Логотип
Хәбәрләр

Дирижер Владимир Васильев юбилее хөрмәтенә

2025 елның 28 сентябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Джакомо Пуччининың «Тоска» операсы күрсәтеләчәк (Юрий Александров куелышы). Спектакль дирижер, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Владимир Михайлович Васильевка багышлана.

Владимир Михайлович Васильев 1935 елның 27 июлендә Вологдада иҗади гаиләдә туа. Ленинград консерваториясен ул ике белгечлек – дирижер-хорчы һәм пианист буларак тәмамлый, соңрак Казан дәүләт консерваториясендә опера-симфоник дирижерлык буенча ассистентура-стажировка курсын үтә (Натан Рахлин классы).

1971 елның сентябрендә Владимир Васильев татар опера һәм балет театрына оркестр дирижеры сыйфатында кабул ителә. 1975 елда ук ул Чиләбе опера һәм балет театрының баш дирижеры итеп билгеләнә. 1979-1982 һәм 1994-1995 елларда ул Одесса опера театрында эшли (1994-95 елларда баш дирижер буларак).

1982-1993 елларда В.М. Васильев – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының баш дирижеры була, ә 1997 елдан бүгенге көнгә кадәр – оркестр дирижеры.

Дирижер репертуарында төрле жанрдагы 100 гә якын әсәр бар, шул исәптән татар композиторлары әсәрләре: Н.Җиһановның «Җәлил» һәм «Алтынчәч» опералары, Ф.Яруллинның «Шүрәле» һәм Л. Любовскийның «Йосыф хикәясе» балетлары. Владимир Васильев Россиянең төрле театрларында эшли, Польша, Германия, Бельгия, Австрия, Швейцария, АКШ, Италия һәм башка илләрдә гастрольләрдә була.

Владимир Михайлович Васильевның педагогик эшчәнлеге шактый зур – ул күп еллар Казан дәүләт консерваториясендә укыта (профессор), консерваториянең һәм Казан музыка училищесының студентлар оркестрлары җитәкчесе була, талантлы музыкантлар плеядасын тәрбияли.

«Тоска» спектаклендә 28 сентябрьдә төп партияләрне Светлана Касьян (Флория Тоска), Мариин театры солисты Әхмәт Агади (Марио Каварадосси), Борис Стаценко (Скарпиа) башкарачак. Дирижер пульты артында тамашачылар маэстро Марко Боэмины (Италия) күрәчәк, кереш сүз белән Татарстанның халык артисты Эдуард Трескин (Мәскәү) чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021