Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк
Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов бүгенге көндә авыр хәлдә икән. Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева бу хакта инстаграмында пост урнаштырды.
Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов бүгенге көндә авыр хәлдә икән. Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева бу хакта инстаграмында пост урнаштырды.
«Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновка бик авыр. Инде ничә ай инвалидность буенча тиешле уколы кайтмый, ә сатып алырга акчалары җитеп бетми. Дәниф үзе гомергә дә бер кайчан ярдәм, акча сорап мөрәҗәгать иткәне булмады. Анынң авыр хәлен әз булса да җиңеләйтер өчен, бүгенге көндә 150000 акча җыярга кирәк. Дәниф безнең күңелләргә үзенең моңлы җырлары белән килеп керде. Халкыбыз аны яратты һәм ярата. Кызганычка каршы, Дәнифнең язмышы аянычлы булды, соңгы елларда аның авыртуы көчәя бара», – дип яза җырчы.
Әлеге постны күп кенә татар эстрадасы җырчылары хуплап алдылар. Хөрмәтле укучыбыз! Әгәр Дәниф Шәрәфетдиновка булышасыгыз килсә, +7 937 042-37-83 телефон номеры буенча теркәлгән Сбербанк картасына акча җибәрә аласыз.
Бердәм булыйк! Дәнифкә сәламәтләнүен теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк