Логотип
Хәбәрләр

"Древо жизни"

Проектның беренче чарасы 14 июльдә 18.00 «Черек күл» паркында узачак һәм мари мәдәниятенә багышланачак.

Казан Мэриясе «Древо жизни» проектын башлап җибәрә.

«Древо жизни»ның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.

Әлеге проект аша Казан халкы һәм шәһәр кунаклары фин-угор һәм төрки халыклар, аларның тарихы, туган телләре, мәдәниятләре (милли кием, бизәнү әйберләре, уен-кораллары, милли биюләре) белән таныша алачак. Проект дүрт милләткә – мари, удмурт, чуаш һәм мордва халыкларына багышлана.

Проектның беренче чарасы 14 июльдә 18.00 «Черек күл» паркында узачак һәм мари мәдәниятенә багышланачак.

14 июль программасы:

18.00 – тантаналы ачылыш
18.00 – мәйданчыклар эше (традицион костюм һәм аның элементлары, декоратив-гамәли сәнгать, традицион уеннар, уен кораллары, «Балачак аланы», «Әкият аланы»)
18.10 – фольклор коллективлар чыгышы
19.15 – традицион мари биюе – тывырдык буенча остаханә
20.00 – «Zakaria» фолк төркеме чыгышы
20.10 – диджей Malsi music тан мари бию көйләреннән торган DJ-set.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021