«Ел китабы» бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны китапханәләр мәгълүматы буенча билгелиләр. Татарстанның Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика...
Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны китапханәләр мәгълүматы буенча билгелиләр.
Татарстанның Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2017» бәйгесенә йомгак ясалган. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Конкурста 328 китап катнашкан, шуларның 46сы – чәчмә әсәрләр (проза), 48е – тезмә әсәрләр (шигърият), 36сы – балалар әдәбияты, 58е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 74е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 66сы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республиканың 1510 китапханәсе катнашкан. 15 мартта жюри һәрбер номинациядә җиңүчеләрне билгеләде, диелгән әлеге хәбәрдә.
Милли китапханә җиңүчеләр исемлеген игълан итте:
Чәчмә әсәрләр:
1 урын Дания Гайнетдинованың «Ялгыз таган»;
2 урын Фарсель Зыятдиновның «Ата күңеле балада...»;
3 урын Рафаил Газизовның «Ачык тәрәзәләр» китапларына бирелде.
Рөстәм Галиуллинның «Васыять», Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Тезмә әсәрләр:
1 урынны Разил Вәлиевнең «Шагыйрь=Поэт=The poet»;
2 урынны Фәнис Яруллинның «Сөю бит ул картаюны белми»;
3 урынны Гәрәй Рәхимнең «Мин – табылдыклар өстәле» китаплары алды.
Рафис Корбанның «Дуслар җыры» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Балалар әдәбияты:
1 урынга Гүзәл Әдһәмнең «Әбием кем исемле?»;
2 урынга Нурия Сәйярнең «Әтәч менгән киртәгә»;
3 урынга Илүсә Нәбиуллинаның «Батыр керпе» китаплары чыкты.
Флера Мәрданованың «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Рус телендә чыккан матур әдәбият:
1 урын Фирүзә Җамалетдинованың «Рассказы»;
2 урын Аяз Гыйләҗевнең «Давайте помолимся!»;
3 урын Ольга Иванованың «Нурсолтан» китапларына бирелде.
Равилә Шәйдуллина-Моратның «Ялантау» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
1 урынга Нурмөхәммәт Хисамовның «Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе»;
2 урынга Фираз Харисов белән Чулпан Харисованың «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек»;
3 урынга Туфан Миңнуллинның «Безгә бер җыр кирәк» китаплары чыкты.
Нурзия Сергееваның «Тылсымлы бизәк=Магия узора» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
1 урынны Булат Солтанбәковның «Гумер Усманов»;
2 урынны Азат Әхмәдуллинның «Фатхи Бурнаш»;
3 урынны Рушан Шәмсетдиновның «Живопись. Графика» китаплары алды.
Сергей Беловның «Татарские промышленники», Руслан Бушковның «Казанское угощение» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк