Эльмира Кәлимуллина татар романсын һәм рэпны берләштергән клип тәкъдим итәчәк
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина якын көннәрдә интернетта татар романслары традицияләрен һәм рэпны берләштергән эксперименталь клип урнаштырачак. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Ан...
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина якын көннәрдә интернетта татар романслары традицияләрен һәм рэпны берләштергән эксперименталь клип урнаштырачак. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында ул шул хакта хәбәр итте.
«Ике клип булачак, аларның берсендә без татар романсын һәм рэпны берләштердек, тиздән аны интернетта карап булачак», - дип ачыклык кертте җырчы.
Хәзерге вакытта Эльмира Кәлимуллина яңа татар җырлары яздыра. Тиздән аның рус телендәге ике җыры әзер булачак, шуларның берсе федераль радиода яңгыраячак.
Язын җырчы Россия буйлап гастрольләргә чыгып китәргә, турны Татарстан Республикасыннан башларга ниятли.
Әңгәмәне тулысынча «События» сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube сайтында «Татар-информ» каналында күреп була.
Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 2 ноябрьдә - 18.30 һәм якшәмбе, 3 ноябрьдә 13.30 сәгатьтә карап булачак.
Автор: Марат Ишкильдин
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк