Логотип
Хәбәрләр

Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Кичә, 23 апрельдә,  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе, Саҗидə Сөлəйманова исемендәге əд...

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Кичә, 23 апрельдә,  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе, Саҗидə Сөлəйманова исемендәге əдəби премия лауреаты шагыйрə Эльмира Шəрифуллинаның юбилей кичәсе үтте. Анда шагыйрәгә Татарстан Дəүлəт Советы рәисенең Рəхмəт хаты тапшырылды. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

Иң элек шагыйрəнең "Без - Тукайлы халык!" дигəн поэмасын Арча педагогия көллияте студентлары сөйлəде.

ТР Дəүлəт Советы депутаты Таһир Һадиев шагыйрəгə үзенең котлауларын ирештерде. Шулай ук депутат Татарстанның Дəүлəт Советы рəисе Фəрит Мөхəммəтшин исеменнəн Рəхмəт хаты тапшырды.

"Кем ул шагыйрə? Ул - дөньяны икенче яктан күрə белүче шəхес. Безнең өчен Сез - гаҗəеп кеше. Ходай Сезне төрле авырлыкларда да сынаган. Күпме балаларга никадəр зур шатлыклар - шигырьлəрегезне бүлəк иткəнсез! Ихлас күңелдəн рəхмəт Сезгə", - диде Таһир Һадиев.

Эльмира Шəрифуллинаның шигырьлəрен Г.Камал театры артистлары Фəннүр Мөхəммəтҗанов, Олег Фазылҗанов, Люция Хəмитова, Дания Нуруллина яңгыратты.

Танылган шагыйрь, депутат Разил Вәлиев чарага килә алмау сәбәпле, аның котлау телеграммасы укып үтелде.

ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды Башкарма директоры Нурия Хəшимова Əсгать Сəфəров исеменнəн дə сəламнəрен җиткерде. Ул шагыйрəне һəрвакыт тыйнак, акыллы дип атады. "Сез - татар хатын-кызларына гына хас булган сыйфатларга ия шəхес. Кызлар үстердегез, ир хакын да хакладыгыз. Бу - бик зур үрнəк, горурлык", - диде Нурия Хəшимова.

Актаныш районы Башкарма комитеты җитəкчесе Энгель Фəттахов шагыйрә белән горурланабыз, дип искәртте: "Без булмасак, татар дөньясына зур шəхеслəрне кем бирергə тиеш? Эльмираның безнең районнан булуы белəн горурланабыз. Сез - чын татар хатыны. Сезнең бөтен шигырьлəрегез су кебек эчелə. Тагын да зуррак иҗат җимешлəрегезне күреп сөенергə язсын", - диде ул.

Сəхнəдə Актаныш районының "Агыйдел" дəүлəт ансамбле чыгыш ясады.

Данил Салихов Язучылар берлеге исеменнəн олуг рəхмəтен белдерде: "Татар теле халыкка кирəкме? Без аны сезнең мисалыгыздан раслыйбыз, чөнки монда зал тулы халык. Шигърияткə булган мəхəббəтне аңлый аласыздыр. Сез - безнең бер канатыбыз. Сез хатын-кызлар фронтында əдəбиятны алга сөрүче шəхес", - диде ул.

ТРның Мəгариф һəм фəн министрлыгы вəкиле Лəйсəн Гайфуллина мəгариф һəм фəн министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллинның Рəхмəт хатын җиткерде.

Шəмсия Җиһангирова исə шагыйрəгə Бөтендөнья татар конгрессы җитəкчесе Ринат Закиров исеменнəн Рəхмəт хаты белəн бергə ак шəл дə тапшырды.

Кичə барышында тамашачылар яраткан шагыйрəсенə чəчəк бəйлəмнəре бүлəк итте. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк