Элвин Грей: «Сүз белән түгел, эш белән сезгә ярдәм итәргә телим»
Элвин Грей Башкортстанда ачык һавада сигез сәгатьлек тамаша оештырган. Башкортстанның Сибай район үзәге мәйданында 1 май көнне башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты булган. Сигез сәгатьлек т...
Элвин Грей Башкортстанда ачык һавада сигез сәгатьлек тамаша оештырган.
Башкортстанның Сибай район үзәге мәйданында 1 май көнне башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты булган. Сигез сәгатьлек тамашаны Радик Юльякшин (иҗади тәхәллүсе Элвин Грей) Сибай халкына ярдәм итү өчен бушлай оештырган. Бу хакта «Башинформ»хәбәр итә.
Концертта шәһәр халкы гына түгел, Урал арты районнары бистәләре һәм авылларыннан, Чиләбе өлкәсендәге Магнитогорск шәһәреннән дә тамашачылар килгән.
Апрель уртасында Элвин Грей «Фейсбук»тагы сәхифәсендә видеомөрәҗәгать белән чыккан. «Хөрмәтле Сибай халкы! Сүз белән түгел, эш белән сезгә ярдәм итәргә телим. 1 майда шәһәрнең үзәк мәйданында зур концерт бирәбез», - дип язган ул.
Артист сүзләренчә, концерт коммерцияле булмаган һәм бу бергә җыелу һәм зур тамаша оештыру өчен яхшы сәбәп булган.
Биредә Айгиз Ишмурзин, Резан Актаева, DanilNota, Газиз Мөхәммәтов, Диана Шиһапова, Газиз Әхмәтов, Алия Искужина, Шахзат Размәтов, Римма Никитина, Марсель Закиров, Гайсар Миндигулов, Наил Башстайл, Рәдиф Зарипов, «Бәхетле» төркеме, Раил Өметбаев, Илнур Рамазанов, Илгиз Рамазанов, Радмир Исмәгыйлев, Вилли, Ябай малай, Бабек Мамедрзаев һәм башкалар чыгыш ясаган.
Сигез сәгатьлек зур концерт азагында Элвин Грей үзе җырлаган.
Фото: архив/Рамиль Гали һәм @_elvin_grey_music
Бу хакта тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк