Elvin Grey концертында ике гаилә барлыкка килде
Кичә, 1 декабрь көнне «Татнефть Арена» боз сараенда күпләр өчен көтеп алынган вакыйга - эстрадабызның популяр җырчысы Радик Юльякшинның (Elvin Grey) концерты узды. Әлеге концерт «Elvin Grey» музыкаль...
Кичә, 1 декабрь көнне «Татнефть Арена» боз сараенда күпләр өчен көтеп алынган вакыйга - эстрадабызның популяр җырчысы Радик Юльякшинның (Elvin Grey) концерты узды. Әлеге концерт «Elvin Grey» музыкаль лейблының туган көне уңаеннан оештырылган иде, биредә Радик үзе һәм аның иҗатташ дуслары (Ябай Малай, Бабек Мамедрзаев, Эльбрус Джанмирзоев һ.б) чыгыш ясады. Радик Юльякшин үзенә бик көчле команда туплаган һәм төркеменә талантлы артистлар җыйган, кайберләре кичә тәүге тапкыр зур аудитория алдында җырлады.
9000 тамашачыны бер тавыштан үзенә кушылып җырлаткан артистны күргәнегез бармы сезнең? Татар эстрадасында мондый артист берәү генә, ул да булса - Радик үзе. Менә нинди була ул тамашачы мәхәббәте. Һәм һәрбер артист өчен иң мөһиме - шул.
Радикның һәм аның иҗатташ дусларының дәртле җыр-биюләреннән тыш бу концертның төп бизәге булып ике көтелмәгән вакыйга торды. Биредә ике гаилә барлыкка килде! Ике йөрәкнең гомерлеккә кавышу мизгелләренең 9 меңнән артык шаһите булды. Сөйгән ярларына өйләнешергә тәкъдим ясаган егетләргә карап, Радик үзенең дә дә өйләнү теләге барлыкка килүе хакында әйтте.
Кыскасы, биредә булган һәркем уңай тәэсир һәм көчле энергия алып кайтып китте. Концертның шау-комы җәмәгать транспортында да сизелгән хәтта. Бүген социаль челтәрләрдә концерттан кайтучыларның трамвайда «Уфтанма» җырын җырлап кайтып килгән видеосы таралды.
Молодец, Радик!
Автор: А.Галимова
Фото: А.Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк