Elvin Grey сәхнәдән китәрме?
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Популяр артист Радик Юльякшин 30 яшьлек юбилей концертлары алдыннан үзенең татар милли музыка сәнгатендәге эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгара. Бу хакта артист үзенең Инстаграм аккаунтында тамашачылары белән...
Популяр артист Радик Юльякшин 30 яшьлек юбилей концертлары алдыннан үзенең татар милли музыка сәнгатендәге эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгара. Бу хакта артист үзенең Инстаграм аккаунтында тамашачылары белән уртаклаша:
"Берничә көннән миңа 30 яшь тула. 30 яшьтә күп нәрсә турында уйлана башлыйсың. Шул уңайдан эшләнгән эшкә нәтиҗә чыгарырга һәм алдагы планнар турында сөйләшергә дә вакыт.
Милли сәхнәдә 14 ел иҗат итү – аз вакыт түгел. Бу вакыт аралыгында күп нәрсә эшләнде. «Элвин Грей» рәсми лейблына нигез салынды, ул Казанда эшчәнлек алып барачак һәм яңа татар артистларына зур милли сәхнәгә юл күрсәтәчәк. Татар һәм башкорт эстрадасы кысаларында планлаштырылган эшләрнең барысы да чынга ашырылды. Әмма, милли мәдәният өчен барысы да эшләнеп бетмәгән әле. Шулай да, бу өлкәдә башкарылган эшләргә бәяне мин бирмим. Үз чиратымда әйтә алам: милли сәнгать өлкәсендә эшчәнлек дәвам итәчәк. Балалар туган телләрендә җырлыйлар, безнең милли телләребез федераль радиодулкыннарда яңгырый. Быелдан башлап лейбл сыйфатлы милли музыка булдыра башлады һәм сәхнәгә талантлы милли артистларны чыгарды.
2020 елда Мәскәүгә күченергә ниятлим, биредә яңача стильдә иҗат итәчәкмен. Ныклап продюсерлык һәм россиякүләм шәхси контентым белән шөгыльләнәчәкмен. Ике республика буйлап 2014 елда башланган гастрльләрем 5 елга сузылыр дип уйламаган идем. Юк, мин сәхнәдән китмим. Концертлар булачак, ләкин башкачарак форматта һәм масштабта. Бу хакта тулырак алга таба сөйләрмен. Ә хәзергә, мин сезне үземнең ике руспубликаның башкалаларында узачак юбилей концертларымда көтеп калам.
P.s.: 2019 елда Уфада һәм Казанда булачак юбилей концертларыннан кала бүтән колнцертлар каралмаган", - дип яза артист.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @elvin_grey_music
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк