Эльвира Гарипова: «Әмма китап укырга җәлеп итү өчен марафон да, чурт та кирәкми, кызыклы китап кына кирәк! Кая детективлар?...»
«Миңа да Таяну ноктасында катнашырга насыйп булды) #әдәбимарафон турында сөйләштек. Кешеләр 21 көн дәвамында китаплар укыган һәм моның белән соцчелтләрдә уртаклашкан. Катнашучылар күп булган. Аңлавымч...
«Миңа да Таяну ноктасында катнашырга насыйп булды)
#әдәбимарафон турында сөйләштек. Кешеләр 21 көн дәвамында китаплар укыган һәм моның белән соцчелтләрдә уртаклашкан. Катнашучылар күп булган. Аңлавымча, моны укытучылар тарткан. Сыйныфы-сыйныфы белән укучыларны җәлеп иткәннәр. Ну афәриннәр! Әмма китап укырга җәлеп итү өчен марафон да, чурт та кирәкми, кызыклы китап кына кирәк!
Ни өчен бөтен дөнья #шантарам, бай әти, хәерче әти, #ешьмолисьлюби, #впостелиствоиммужем укый, ә татарлар «сандугачлы гөлкәемне» укырга тиеш? Кая детективлар (Казан - ОПГ башкаласы), кая зомбилы хоррорлар (Аяз блн Азат зомби яки пришелец булмаса, мультик та карамый), кая «Ничек итеп минем ирем йөз көндә миллионер булды» яки «Татар щиновнигы хатыны көндәлекләре»? @saffarka Гөлназ Сәфәрова стиль яки алып баручы буларак үсеше турында берәр китап язса, бөтен яшьләр алып укыячак!
Ә балалар китабы язсагыз, реклама ясарга @landyshnigmatjanova Ландыш Нигьмәтҗанова кызына кушыгыз! Сатылачак!
Кызык китап языгыз, егылып ятып укырбыз. ...Гаджетлардан аерыла алсак.
Сез әле нинди китап укыйсыз? Ирләр укырлык татар китаплары бармы ул? Тарихи романнардан башка», - дип сөрән салган шәхси аккаунтында Эльвира Гарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк