Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелектән китә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова традицион мәдәниятне үстерү юнәлешендә 2002 елдан бирле җитәкчелек итә. Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова «Республика тр...
Филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова традицион мәдәниятне үстерү юнәлешендә 2002 елдан бирле җитәкчелек итә.
Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазифасыннан китә. Бу мәгълүматны галимә үзе раслады.
«Татарстанда яшәүче халыкларның традицион мәдәниятен җыю, туплау, саклау һәм үстерү, шулай ук, татар халкының традицияләрен өйрәнү, аларны популярлаштыруга бәйле эш юнәлешләренең киләчәген, эш перспективалары күрмәдем. Шунлыктан Министрлык белән ике арадагы контрактны озайтмаска булдым», ‒ диде ул.
Министрлык әлеге мәгълүматны раслады, әмма алга таба да Җәүһәрова белән эшләргә теләге барлагын әйтте. Министрлык Үзәкнең эш юнәлешен фәнни-методик эшчәнлекне көчәйтүдә күрә. «Ул эштән китү турында карар биргән очракта, министрлык аны татар фольклоры буенча эксперт буларак җәлеп итергә тели», ‒ диде массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе Умида Гапарова.
Фәнзилә Җәүһәрова хәзерге вакытта ялда. Министрлыкның ведомство учреждениеләре җитәкчеләре хезмәт килешүләре нигезендә эш алып бара. Җәүһәрова белән хезмәт килешүенең вакыты 20 мартта бетә. «Хәзерге вакытта Фәнзилә Җәүһәровадан эшне дәвам итү буенча гариза кермәде», ‒ диде ул.
- Фәнзилә Җәүһәрова 1997 елдан Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәгендә эшләде, 2002–2011 елларда үзәкне җитәкләде. 2011 елда Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәге белән Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәге берләштерелде.
- Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни-методик эшчәнлек алып бара, шулай ук, «Түгәрәк уен», «Идел-йорт», «Уйнагыз, гармуннар» һ.б. популяр фестивальләрне оештыручы булып тора.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк