Логотип
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Матбугаты көне белән котлады

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән журналистларны һәм матбугат чаралары хезмәткәрләрен котлады. Бу...

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән журналистларны һәм матбугат чаралары хезмәткәрләрен котлады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары еш кына җәмгыятьнең иҗтимагый рухын билгели, социаль кыйммәтләр булдыруга һәм кешенең, аеруча яшьләребезнең тормышына дөрес юнәлеш бирүгә мөһим өлеш кертә диде.

"Республикабыздагы массакүләм мәгълүмат чаралары соңгы елларда оештыру ягыннан да, кадрлар белән тәэмин ителү җәһәтеннән дә шактый алга китте. Язмаларның сыйфаты яхшы якка үзгәрде. Заманча мәгълүмат технологияләре – Интернет, цифрлы, спутник һәм интерактив телевидение масс-медиа көндәлек куллана торган чараларга әверелде. Бүген республикада 561 басма массакүләм мәгълүмат чарасы, 91 телеканал һәм телепрограмма, 105 радиоканал һәм радиопрограмма, 193 электрон вакытлы матбугат басмасы, 13 мәгълүмат агентлыгы эшли. Узган ел республикабызның иң өлкән басмаларының берсе – “Республика Татарстан” газетасы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте, ә шушы көннәрдә генә “Ватаным Татарстан” газетасының иҗат коллективын шундый ук олы бәйрәме белән котладык. Хөрмәткә лаек әлеге басмаларыбызның республика халкы арасында абруйлы булуы, укучыларының ышанычын аклавы шатландыра, алар, гадәттәгечә, үтемле язмалары белән рухландыруны дәвам итә. Дәүләт милли вакытлы матбугатны саклап калырга, муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларын үстерергә ярдәм итә. Әлеге эш барышында мөһим урынны күп профильле “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы” медиа-холдингы биләп тора", диелә әлеге котлау текстында.

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегендә элек-электән дәүләт абруе, җәмгыять мәнфәгатьләре, гаилә бөтенлеге һәм шәхес – иң өстенлекле кыйммәтләр булды дип исәпли Дәүләт Советы рәисе.

Журналистларга мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин җаваплылык турында да искә төшергән. "Сезнең гади кешене яклап әйтелгән сүзегез, шәһәр һәм авыл тормышы белән ихлас кызыксынуыгыз бүген аеруча мөһим. Шул ук вакытта журналистның үз аудиториясе каршында социаль җаваплылыгын истә тотарга, шәхес намусына кагыла торган мәгънәсез һәм әхлаксыз гыйбарәләр кулланудан, көч куллануны һәм рәхимсезлекне аклаудан сак булырга кирәк. Сез һәрвакыт иҗтимагый тормышта актив катнашучы затлар булырга, илебез журналистикасының күркәм гореф-гадәтләрен дәвам итәргә тиеш", - дигән ул.

"Бүгенге бәйрәм көнендә Татарстанның барлык масс-медиа хезмәткәрләренә кызыклы һәм үтемле эшләр, истә кала торган материаллар, иҗади уңышлар телим. Тиражларыгыз – зур, абруегыз югары булсын! Бәхет, иминлек, үзегез хезмәт итә торган халыкның чиксез рәхмәте юлдаш булсын", диелә котлау текстында.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк