Логотип
Хәбәрләр

Фердинанд Сәлахов «Россиянең атказанган артисты» исеменә лаек булды!

Фердинанд әфәнде белән зур әңгәмә «Сәхнә» журналының 2025 ел сентябрь санында чыккан иде.

“Һәр чорның үз җырчысы”

Бүгенге ике меңенче ел күзлегеннән караганда шактый борынгы кебектер сез яшьләргә. Ул заман әбиләре ислам динендә тәрбияләнеп, күп балалы гаиләдә яшәгәннәр. Тормышның ачы-төчесен татып.

 – Хәлләрегез ничек, Фердинанд абый?
 –  Әлхәмдүлилләһи шөкер, бик әйбәт. Яшьне сораган очракта, акча булса бик әз, яшь буенча бик күп инде ул. Яшьләр өчен мин бик карт кеше кебектер инде хәзер.

  • Сезгә үз яшегезне бирерлек түгел әле.  

  • Сәхнә барыбер яшьлекне ярата, Гөлинә. Ул картлыкны кичерә торган җир түгел шул. Аның таләпләре бик кырыс. Олыгайган кешенең яшь булырга тырышуы үзе бер мәзәк, әлбәттә, ләкин кешенең күңеле яшь булып калганлыгы барыбер тышкы кыяфәттә чагыла. Аны кешенең фикерләвенә, үз-үзен тотышына, киенүенә, аралашу даирәсенә карап белеп була. Мин яшьләр белән эшләгәч күбрәк алар белән аралашам. Тик бу үземнең яшьтәшләр белән аралашмыйм дигән сүз түгел. Берникадәргомер яшәгәннән соң синең үз баскычың була. Син шул баскычка басып сөйләшәсең инде. Еллар әле ниндидер бер зирәклек, сабырлык, салкын акыл да өстәп җибәрсә... (Ул теге тәкәбберлек баскычы түгел, бутамагыз, тәҗрибә баскычы турында сүз бара). 

–  Өч әби тәрбиясендә үскән бала зирәк буладыр инде ул?
  –  1800-1900 нче елларда туган әбиләр бит инде алар. Бүгенге ике меңенче ел күзлегеннән караганда шактый борынгы кебектер сез яшьләргә. Ул заман әбиләре ислам динендә тәрбияләнеп, күп балалы гаиләдә яшәгәннәр. Тормышның ачы-төчесен татып, Бөек Ватан сугышын кичкән буын. Аларның акыл-фигылендә дә шул дөнья хәсрәте инде. Шуңа алар күргәннәрен үзләре дә сизмәстән сабый аңына сеңдергәннәр. Шулай тәрбиялим дип түгел, ә безгә ул заманның авырлыгын сөйләп, гыйбрәт алсыннар дип. Ә бала бит аны хәтеренә сеңдереп кала. Тик никадәр авырлык кичсәләр дә, мин беркайчан да әбиләрдән “шайтан” дигән сүзне дә ишетмәдем. Алар гел без, балаларына, изге теләктә булдылар. “Юлыгызга гел яхшы кешеләр очраса иде, тәүфыйклы булып үссәгез иде” дия-дия баштан сыйпап үстерделәр. Балачакта никтер аңа игътибар итмисең. Еллар узып, үзем бабай булгач, шул сүзләрне кабатлап йөрим. Аннан әнә шул әбиләрдән отып калган җырлар, мөнәҗәтләр белән мин халык күңеленә үтеп кердем. Алардан күчеп калган гореф-гадәтләр,  үгет-нәсыйхәтләр гомер буена миңа яшәргә җитте.

  • Фердинанд абый, бер әңгәмәгездә сез “күңелемдә калган бер үкенеч бар. Ул әти белән безнең арадагы мөнәсәбәт” дигәнсез. Инде сез әти генә түгел, үзегез дә күптән бабай статусында. Ул үпкә әле дә яшиме? 

–  Әти миннән бик күп таләп итә иде. Күрәсең, ул миндә потенциал барын күргән, ахрысы. Миңа мәктәптә “4”ле алырга да ярамый иде. Миндә гел бишле генә булырга тиеш иде. Бервакытны миңа ниндидер фәннән “4” ле куйганнар иде. Әби, җаным, атасы ачуланыр дип, “4”лене бетерәм дип, көндәлекне тишеп чыгарган. Шуннан әти “көндәлегеңне алып кил әле” ди. Мин дер калтырап әтигә көндәлекне суздым. Ә теге “4”ле урыны тишек. Әби үз өстенә алмаган булса, миңа шактый гына эләгәчәк иде ул көнне әтидән.

Берсендә әтигә «Хәмзәнең (минем энекәш) өчлеләре дә бар бит әле» дип әйтеп куйдым да, әти: «Ярар, көтү көтәр», − диде. Мине көтүче итеп күрмәгәнгә шулай кырысрак булган инде ул миңа. Ул мине көтү көтәргә әзерләмәгән, димәк. Мин яхшы укый идем, әйберләрем дә һәрчак тәртиптә иде. Энекәшләр китап-дәфтәрләремне алып, туздырып уйныйлар, мин шуңа елап утыра идем. «Ник елыйсың?» – диләр. Мин аңлатам. Шуннан әти энекәшләргә: «Ник тиясез шул интеллигент нәгаләтнең әйберләренә», – ди. Һәм әнә шундый кырыс тәрбия мине гомер буе озата барды дисәм дә була. Филармониягә эшкә килгәч, Илһам абый шулай таләп итә башлады. Иң катлаулы җырлар, иң катлаулы репертуар гел миндә иде.

Ә әтинең кырыслыгын мин үземчә аклыйм: ул минем үзенчәлеклерәк бала булганымны күргәндер һәм шуңа күрә таләбе дә югары булгандыр дип тынычландырам үземне.

–  Ә үзегез нинди әти? Балаларыгызның мәктәптән нинди билге алып кайтуы сезнең өчен мөһим идеме?
 –  Юк. Улым Маратны 90нчы елларда Казанда бик актив булган «урам төркемнәре»нә эләгүеннән куркып, хореография училищесына бирдем. Җиде ел укыды, аннан ун ел Җыр һәм бию дәүләт ансамблендә эшләде. Хәзер ул да Филармониядә хезмәт итә. Дөньяда үлеп яраткан балам инде ул минем. Тик шулай да, дөрес юлдан китмәс диеп, җәзага тарткан чаклар булды. Гәрчә, җәза бирерлек гамәлләр кылганы булмаса да. Бәлки аны башка ысуллар белән эшләргә кирәк булгандыр. Аңа хәзер 45 тулды менә. Ә ул барыбер курка миннән. Бала вакытыннан сеңеп калгандыр инде ул курку. Аның миннән курыкканлыгына хәзер үзем оялам.


   Буыннар арасындагы аерма сизеләме?

  • Ууууу... Җир белән күк арасы. Монда буын гына түгел, заманалар гел үзгәреп тора. Мин Филармониягә эшкә 1981 елда килдем, аннан опера театрында хезмәт куйдым. Без нинди шартларда эшли башладык та, хәзер нинди шартларда яшиләр. Шушы 45 ел эчендә 450 градуска борылып басты кебек шушы шартлар. Без атта да, боланда да, тракторында да, чанасында да йөргән буын. Мин эткә генә утырып йөрмәдем. Ул вакытта рәхәтләнеп йоклап бара торган автобуслар булачак дисәләр, гомер ышанмас идек. Хәзер теләсәң ятып, теләсәң утырып, теләсәң телевизор карап барып була. Бөтен мөмкинлекләр бар. Һәр заман үз җырын, үз җырчысын тудыра. Сәхнәдә яшьләр шултиклем күп. Тик алар чабата кидерү түгел, яулык та бәйли белми. Калфак кию түгел, аның нәрсә икәнен дә белмиләр. Ә калфак ул татар хатын кызының социаль хәлен сөйли торган билге. Элек калфакка карап баланың балигъ түгеллеген, яисә хатын-кызның ире сугышта үлгәнлеген, тол калганын, кияүгә чыкмаганын, күп балалы хатын икәнен белеп булган. Хәзер аны модага гына әйләндереп калдырдылар Менә заманалар нишләтә. Әмма нинди генә заман булса да, нәселеңне, телеңне белергә тиешсең!

Тел мәсьәләсе сезне борчый, димәк?

  • Борчый, әлбәттә. Ул минем өчен күңелле хәл түгел. Гомер буе милләткә хезмәт иткән кеше өчен бу үз тамырыңа үзең үк балта чабу кебек. Оныкларың синең белән бер телдә аралашмагач, син башка кешедән нәрсә таләп итә аласың?!

Сез бит шәһәр белән авыл арасында үскән бала. Кайсы якынрак?
 – Телең русча ачылгач ниндидер объектив җавап бирү кыен. Мин язганда да русчадан тәрҗемә итеп язам, чөнки фикерләвем рус телендә. Ләкин мин ике телдә дә ирекле аралашам, чөнки 70 елның 10 елын авылда яшәгән кеше мин.

–  Фердинанд абый, сез бит инде 45 ел сәхнәдә. Шушы еллар эчендә тамашачы үзгәрдеме?

  • Нинди үзгәрмәгән. Шоу көтеп утырганы да, рәхәтләнеп симәнке ашап утырганы да, шампан шәрабы эчеп кергәне дә бар арасында. Ә элек андый хәл булуы мөмкин идеме? Күзалдына гына китереп карагыз сез менә шуларны. Тамашачының уйлый белә торганы да, йөрәген ачып утырганы да юк түгел. Шуңа репертуар төрле булырга тиеш дип саныйм. Гаяз Исхакый да бит: “Моң, моң диеп елап утырган милләтнең киләчәге юк аның!” дигән. Елап утырмасак та, без үзебезнең тарихыбызны онытмаска тиеш. Әмма бераз җилбәзәк тә булу кирәк иҗатта. Менә алтын урталык кайда монда? Анысын да күрсәтүче юк. Шуңа, алтын урталыкны син үзең эзләп табарга тиеш. Монда инде тәҗрибә, акыл, профессионализм кирәк.

Бүгенге тамашачы белән артист арасындагы мөнәсәбәт йөрәгегезне әрнетмиме?

– Элек, Гөлинә, без үзебез дә банкетларда җырлау дигән әйберне белми идек. Ярамый да иде ул. Хәзер шулай булырга тиеш кебек кабул ителә. Артистларның, гомумән, кешенең бәясе бөтенләй төште. Бу татар милләтендә генә түгел, дөнья буйлап шул күзәтелә. Гел ялганга корылган кебек бу дөнья. Элек тә халыкны алдаганнар. Әмма бу кадәр оятсызлык белән түгел. Кыйммәтләр алышынды хәзер. Мин бит бөекләр белән эшли башлаган кеше. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева, Таһир Якуповлар белән. Аларның бит һәркайсы комнан табылган бриллиант кебек чарланган искиткеч җырчылар. Ул заманда артистка Аллаһка караган кебек карыйлар иде. “Филармония килә икән” дигән сүз сыйфатлы зур сәнгать осталары килгәнен аңлата иде.

– Филармония артистларына караш бүген дә шундый укмы?

  Без хәзер гастрольләргә элеккеге кебек үк күп йөрмибез, ләкин безнең сыйфат бүген дә, шөкер, югары дәрәҗәдә. Менә хәзер безнең профессор Анатолий Иванович Шутиков җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестры бер айга Кытайга гастрольгә китә. Әлбәттә, моны безнең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге оештыра. Безне кая барсак та “филармония артистлары” дип кенә түгел, ә “Татарстан” дип кабул итәләр. Филармония үзе бик зур оешма булса да, без чит илгә үзебезне генә күрсәтергә түгел, ә Татарстан данын яклап барабыз. Анда, дөрестән дә, мөнәсәбәт бөегрәк. Әмма без үзебездә дә кадерсез түгел. Безне күрәләр, бәялиләр. Мәдәният министрлыгы да һәрдаим ярдәм итеп тора. Алар, шулай ук, яшьләрне дә үстерүгә зур өлеш кертә дип саный мин. Дөнья аренасына чыгарырлык яшьләребез бар бит безнең. Ул Илгиз Мөхетдинов, Алмаз Хөсәенов, Зәринә Хәсәншина, Алинә һәм Азат Кәримовларны гына алыйк.

  • Тик алар барыбер шоу ясап заллар тутыручы артистлар күләгәсендә кала кебек.

– Чит илләргә чыга башласаң, халыкны шоу белән алдап булмаганны син үзең дә яхшы аңлыйсың бит инде, Гөлинә. Анда фольклор, классика, югары сәнгать кирәк. Ә безнең шушы егет-кызларыбыз барысы да рус классикасын да, татар классикасын да, композиторларыбызның катлаулы әсәрләрен дә бер дигән итеп дөньяның теләсә кайсы почмагында басып җырлый ала.

  • Фердинанд абый, ә гаиләне, балаларны калдырып, айлар буе гастрольләрдә йөрүләр ничек ул?

  • Ииии, бер ай ул берни түгел әле. Элек без өчәр айга чыгып китә идек. Минем 119 концерт та эшләп кайтканым бар. Без чыгып киткәндә балалар 24 нче, 26 нчы размерлы күлмәк киеп калалар иде дә, кайтканчы 32 гә әйләнә иде. Җае чыкканда үзебез белән ияртә идек. Хәзер улым Марат вакыты-вакыты белән “сине сагынып үскән балалар инде без” диеп куя. Бернишләтеп тә булмый. Бу үзебез сайлаган язмыш.

  • Гаилә җылысына караганда, карьера үсешен өстенрәк кую түгел идеме бу?

  • Бездә фанатизм бар иде. Менә хәзерге җырчыларга шул җитеп бетми. Без бөтен нәрсәгә түзәргә әзер идек.

  • “Хәзер сәхнә бар, сәнгать юк” дигән фикерегезне дә ишеткәнем бар.

  • Шулай түгелмени? Кайбер вакытта сәхнәдән барган тамашаны карарга оялып утырабыз. Сөйли беләме-белмиме, теләсә кем, теләсә нәрсә сөйли. Сәнгатькә кагылышы булмаган эстрада бар бездә. Яхшы композиторларыбыз да бик әз. Хәзер җырчылар үзләре яза, үзләре җырлый, үзләре кул чабып утыра. Ахыры ни булып бетәр, белмим. Нигез югалмавы гына сөендерә. Барыбер халык көйләренә тартылу бар. Ата-бабаларыбыздан килгән моң каннарына сеңгәнлеге юк-юкта да үзен белгертә.

  • Борынгы җырлар, дөрестән дә, хәзер яшьләр арасында популярлашты. Моның сәбәбе нидә?

  • Мәгънәле җырлау аз булуда.

  • Сез халыкка чыгарган җырларны яңартучылар да бармы?

  • Бар әлбәттә. «Кара юрга», «Алматаның алмасы» һ.б. − барысы да үзем табып, җырлап чыгарган җырлар. Ләкин мин аларга сөенәм генә, чөнки минем төп эшем − сәнгатьне пропагандалау. Әгәр син халыкка чыгарган җырларны җырлаучы юк икән, димәк, сәхнә синең урын түгел.

  • Интеллигент булу авырмы ул, Фердинанд абый?

  • Ул бит инде яшәү рәвеше хәзер. Мин башкача булдыра алмыйм, миңа шулай рәхәт. Әрсезләнә белмим. Кешене минем фикернең дөреслегенә ышандырып, бәхәсләшеп утырганым да юк, чөнки һәркемнең үз дөреслеге. Юк-бар өчен нигә тавышланып йөрергә? Үз йөзеңне югалтмаска кирәк.

  • Бу зирәклекме?

  • Бу – тәҗрибә.

  • Сез үзегезне үҗәт кешегә саныйсызмы?

  • Мин онкология буенча 5 операция кичергән кеше. Үҗәт булмасам, мин ул операцияләрны күтәрә алмас идем. Җырлар өчен мин тәмугъның бөтен почмакларында кунып чыккан кеше. Гомумән, мин бүген исән булырга тиеш кеше түгел идем инде. 3 ел элек 8 сәгать дәвамында йөрәккә операция ясадылар. Табибларның: “Өстебезгә мондый зур җаваплылык ала алмыйбыз. Исән калуы икеле”, − дигән җиреннән Аллаһ үзе юлын ачты. Кадыйм Назырович белән Айдар Фәйзрахманов бөтен Республиканы күтәрде шул чакта. Әле операциядән Айдар үзе җитәкләп алып чыкты. Юлыма әнә шундый яхшы кешеләр очрап торуы ул балачакта әбиләремнең миңа теләгән изге теләге. Догалары кабул булды, Шөкер.

  • Эстрадада, гадәттә, дуслык юк диләр. Әмма мин сезне хөрмәт иткән бик күп дусларыгызны беләм, Фердинанд абый.

  • Кызганыч, мәңгелеккә югалта барам. Резидәбезне озаттык менә. Бер атна аңыма килә алмый йөрдем, ышанасыңмы?! 30 елдан артык бер сәхнәдә, бер гримёркада эшләгән, бергә утырып ашаган кешесез калу бик авыр. Гади генә җырчы булса да, бик авыр чыкты сәхнәгә, чөнки мондый тавышлар әле бездә юк, ул булмады. Ул аерым бер кеше иде... Дус ул күп булырга тиеш түгел, Гөлинә. Тормышта бер-ике ышанычлы дус җитә. 

  • Бүген, тамашачы күзлегеннән чыгып, үзегезнең иҗатыгызны ничек бәяләр идегез?

  • Объектив бәяне барыбер тамашачы үзе бирергә тиеш. Мин ихлас күңелдән яраткан эшемне эшләргә тырыштым. Мин сәхнәне бөек, я булмаса,  популяр булам дип тә сайламадым. Минем фәкать җырлыйсым килде һәм мин шул юлдан тайпылмый, мең сынау аша үтеп максатыма ирештем. Ә иҗатка бәяне тамашачы үзе бирә һәм заман белән чорлар күрсәтә.

  • Шундый матур сүзләр, Фердинанд абый. Ә сәхнәдә яшәлгән шушы 45 ел гомер эчендә гаиләгә вакыт аз калдырдым дигән үкенеч күңелне тырнамадымы?

  • Юк, бернәрсәгә дә үкенмим. Үкенеп ни файда?

  • Анысы шулай, тик кеше үкенечсез яши алмый.

  • 6 ел элек 68 яшендә әни урынына калган апам китеп барды. Ә апам ул минем галәм!. Иде... Бәлки бу сүзләрне болай кычкырып әйтергә дә ярамый торгандыр инде, тик күңелдә булгач әйтәм. Мин дөньяда ике кешене үлеп яраттым, йөрәгеңне бир дип әйтсәләр, ике дә уйламый анысын да бирәчәк кешемнең берсе – апам, берсе – улым Марат. Кемнәрдер әтием, әнием дип әйтер иде, бәлки, әйе. Мин алай әйтә алмыйм. Миндә алар булмады. Ә апамны уйламаган көнем юк, чөнки минем бар тапканым, бар ирешкәнем апамны сөендерү өчен иде. Бездә һәрчак апа сүзе закон булды. Тагын бер үкенеч калган икән әле күңелдә... Миңа “рак гортани” дигән диагноз куелгач, озак кына Казан хастаханәләрендә ятарга туры килде. Мине өйгә үләргә кайтарып җибәргәннәр иде инде.. Укытучым Зөләйха Хисмәтуллина табиблар белән сөйләшеп, мине Мәскәүгә операциягә озатты ул чакта. Ике ел җырламадым, бер ел бөтенләй сөйләшмәдем. Беренче сольный концертым 1986 елда Татар дәүләт опера театрында узды. Ул чакта мин үземә бирелгән бөтен бүләкләрне остазым Зөләйха Хисмәтуллина алдына китереп салдым. Соңыннан инде конкурсларда җиңә башладым, атказанган, халык артисты исемнәре алдым, ә ул аларның берсен дә күрми калды. Югыйсә, минем уңышымның яртысы – аның тырышлыгы иде. “Эх, Зөләйха Гатаулловна сөенсен иде боларны күреп” диеп йөрәк әрнегән чаклар шактый.

  • Кешелеккә җиткерәсе килгән фикерегез белән тәмамлыйк бу әңгәмәне, Фердинанд абый.

  • Минем гомер буе әйтә торган бер сүзем бар: кеше булып калсыннар. Әгәр кеше кешелеклелеген саклап кала алса, кешедә − кеше күрсә − дөнья яшәячәк. Кеше булып тудык, кеше булып китәргә язсын!

Фото – артистның шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021