Логотип
Хәбәрләр

Сәйдәш Шәрәпов рус театрында уйнавы турында

«Сдвиг» камера театры артисты Сәйдәш Шәрәпов рус театрында уйнаса да, татар фильмнары һәм сериалларында төшә.

Сәйдәш Шәрәпов:

“Рус театрында уйнап әрәм булып йөри ". Кинорежиссёр Александр Далматов үзенең телеграм каналында “Сәйдәш Шәрәпов рус театрында уйнап, әрәм булып йөри”, - дигән иде. Әйе, мине татар театрына чакырдылар анысы. “41 нең май аенда” фильмын төшергәндә Тинчурин театрында эшләргә тәкъдим иткәннәр иде. Белмим, бәлки ул шаяртып кына әйтүләре булгандыр. Әйе, бер яктан миңа бик кызык. Күңел дә тартыла сыман. Ләкин менә бу “Сдвиг” театрының чишмә башында ук тордым бит, без аны остазларым белән бергә күтәрдек. Менә хәзер уңышлы гына эшләп ятабыз, Аллага шөкер. Башка театрга күчсәм, “Сдвиг”ка хыянәт итәрмен төсле. Казан Рус яшь тамашачы театрында спектакльдә уйнарга да чакырганнар иде, бармадым. Ярый, мин яшь бит әле, бөтен гомер алда, нәрсә буласын кем белгән... (көлә). Мине театрда “Великий сын татарского народа” дип йөртәләр. Русча сөйләгәндә “Синдә татар акценты” диләр. Татарча сөйләшә башласам “Русча аһәң ишетелә” диләр. Минем башымда татарчалы-русчалы ботка хәзер. Үзем кайсы телдә дә акцент белән сөйләшәм дип уйламыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021