Логотип
Хәбәрләр

«Хәрәкәттә-бәрәкәт»нең 3 нче дәресе үтте

Казан Мэриясе тарафыннан оештырылып, инде 6 нчы ел үткәрелүче «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе төрле милләт халыкларының биюләрен өйрәнүгә багышланган иде.

2 июль Камал театры янындагы мәйданчыкта "Хәрәкәттә-бәрәкәт" проекты гадәттәгечә татар биюләреннән башланды. Проектның алыштыргысыз биючесе Алсу Мәгьсүмҗанова урындыкта утырган килеш тә кешеләрне "җылыта", биетә башлады. Тиешле дәрәҗәдә "җылынгач", күмәк биюләр башланды. Әлеге биюләргә башлангычны "Сәйдәш" бию ансамбле биреп, ансамбль солистлары чуваш, удмурт, мордва, мари халыклары биюләрен күрсәтте. "Яро фолк" вокаль ансамбле күмәк биюләрнең матур бизәге булдылар һәм җырчы кызлар тамашачыларны үзләренең туган телләрендә исәнләшергә, ә аннан шушы халыкларның биюләрендәге "фирменный" хәрәкәтләрен ясарга өйрәтте.

Бүгенге "Хәрәкәттә-бәрәкәт" күпмилләтле җөмһүриятебезнең матур гореф-гадәтләрен, үзгә билгеләрен күрсәтелде. Әйтергә кирәк, "Хәрәкәттә-бәрәкәт"кә килүчеләр саны атна саен артканнан-арта бара!

Ахырда, традиция буенча, бию көрәше уздырылды. Бу атнада "Татар биюен кем остарак бии?" дигән сорауга егетләр җавап эзләде. Узган елдан калган матур гадәт буенча, быел да август ахырында егетләр һәм кызлар арасында зур Бию көрәше узачак. Шуңа да һәр атнаны 18:00 Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчыкка килергә онытмагыз! 

Фото - Таңсылу Мостафина 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021