Логотип
Хәбәрләр

13 ноябрь Филармониядә Хәйдәр Бигичевка багышланган «Кайтаваз» концерты узачак

Әлеге концертның матбугат конференциясендә катнашучыларны күргәч кенә дә бу чараның югары дәрәҗәдә үтәчәгендә шик калмады: Гүзәл Сәгыйтова, Артур Исламов, Эльмир Низамов, Резедә Гобәева, Булат Гатауллин, Алмас Хөсәенов, Зөһрә Сәхабиева!

Калеб яңа буын җыены 2024 елда «Кайтаваз» концертлар циклын башлап җибәрде. Бу концертларның төп максаты - тарихка кереп калган күренекле җырчыларның иҗатын кабат тамашачыга ишеттерү һәм Калеб яңа буын иҗатчыларының яңа әсәрләрен киң аудиториягә җиткерүдер, мөгаен. Моңа кадәр Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага багышланган концертлар зур уңыш белән үтте. Киләсе концертның Хәйдәр Бигичевка багышлануы бер дә гаҗәп түгел. Узган ел Бигичев тууга 75 ел тулу уңаеннан киң җәмәгатьчелеккә күренерлек зур чаралар үткәрелмәде. Шуңа да «Кайтаваз» концерты күренекле артистыбызның иҗатын һәм шәхесен яраткан һәм хөрмәт иткән халыкка бик тансык. Үткәрелү көне дә юкка гына сайланмаган. 13 ноябрьдә Драматик тенор, опера сәнгате йолдызы була торып, татар эстрадасы һәм халык җырларын бер үк осталык белән башкарган шәхес, ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевның бакыйлыкка күчүенә 27 ел тула. «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» концертына багышланган матбугат конференциясендә булачак чара белән таныштык.

Казан шәһәре вице-мэры, «Калеб яңа буын җыены» проекты авторы Гүзәл Сәгыйтова:

Беренчедән, «Кайтаваз»да без аерым шәхесләрне искә алабыз. Икенчедән, узган гасыр җырларын тамашачы күңелендә яңартабыз. Өченчедән, бүгенге көндәге башка буын җырчыларын чыгарабыз. Калеб яңа буын җыены иҗатчылары тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр яңгыраячак. Чөнки без моңа кадәр лабораториядә нәрсә яздылар, шул әсәрләргә мөрәҗәгать итә идек. Бу юлы инде Калебтә генә түгел, башка мәйданнарда бер-берсен тапкан иҗатчыларның әсәрләре дә яңгыраячак. Монда инде яңа буын иҗатын да популярлаштыру максаты. Калебнең мәгънәсе тагын да арта кебек.

Шагыйрә, сценарий авторы Резедә Гобәева:

"Соңгы арада шәхесләрне өйрәнү минем төп эшемә әйләнеп китте кебек. Илһам абый да, Әлфия апа да характер буенча охшаган. Аларда юмор да бар, аларны бирү дә җиңелрәк кебек. Ә менә Хәйдәр абый кем ул? Без җырларыннан башка аның турында нәрсә беләбез? Ул кадәр белмибез дә кебек. Ул аз сөйләп күп эшләгән, чын ир-ат сыйфатларын үзенә туплаган кеше. Эшләгән эше белән ул үзенең күңелен, җанын күрсәткән. Һәрбер шәхесне Ходай тарафыннан бирелгән таланты үз юлына илтеп җиткерә. Уйлап карагыз: заводка эшкә керә дә, очраклы рәвештә «Алло, мы ищем таланты!» бәйгесе аша җыр сәнгатенә килеп керә. Консерваториягә керүе дә очраклы гына сыман. Инде имтиханнар да тәмамланган була, ә Нәҗиб Җиһанов аны тыңлый һәм тавышына гашыйк булып укырга ала. Ә менә бу очраклыклар очраклымы икән? Ул сорауга без җавап эзләргә тырышырбыз.

Кариев театры артисты, режиссёр Булат Гатауллин:

Минем өчен Хәйдәр абый бәллүр кебек. Хәйдәр Бигичев дигәч беренче чиратта зәвык һәм затлылык дигән сүзләр башка килә. Аның дәрәҗәсенә җитеп булмас төсле. Без бу концертта Хәйдәр абыйны истәлекләр, җырлар, видеоязмалар, хатлар аша ачарга тырышачакбыз. Бу концертта «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре дә катнашачак. 

Хәйдәр Бигичевның хәләл җефете Зөһрә ханым матбугат конференциясенә соңга калып килеп керде. Утыргач та операторны күреп алып «Уважаемый оператор, мне шапку снять? Другую надеть?», - дип үзенең камера каршында нинди булырга тиешлеген контрольдә тотуы белән дә сокландырды! Менә ул, русча әйтмешли, «старая школа»! Менә ул һәрчак формада булу һәм үзеңне күрсәтә белү!

ТАССРның халык артисты Зөһрә Сәхабиева: 

«Хәйдәрнең вафатыннан соң Хәйдәр Бигичев урамы булдырылды, без яшәгән Татарстан 7 йортка элмә такта куелды. 174 нче мәктәптә музей оештырдык һәм ул музей опера театры стилендә. Хәйдәрнең язмаларын бөртекләп табып, җыеп күп санлы дисклар. Аны яшьләргә бүләк итәм һәм алар кош тоткандай шатланып кабул итәләр. Миңа да бу зур сөенеч. Опера театрында һәр биш ел саен аерым юбилей концертлары уздырыла. Ул гомер буе шул бер урында – Опера һәм балет театрында гына эшләде. Биш елга бер андый шәхесне искә алу ул әлбәттә аз. Күбрәк булсын иде. Аның исемендәге конкурс оештырылды. 2008 ел иде, бик күптән… Анда катнашкан яшьләр «Ул конкурс тагын буламы?», – дип миннән гел сорап торды. Булмый дип әйтергә телем әйләнми, оят, оялам. Миннән генә тормый бу зур эш. Яшьләр өчен кирәк бит ул»

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Артур Исламов: 

«Хәйдәр абый якты йолдыз булып һәрберебезнең күңелендә торган кеше. Классика ягына борыла башлагач, Хәйдәр абый минем өчен беренче урында булды. 13 яшьләр булгандыр, тавышым үзгәргән чак. Әни миңа «Китмә, сандугач» кассетасын алып кайтып бирде. Мин шул кассетаны көне-төне тыңлый идем. Рөстәм Яхинның классик әсәрләр булса да, Хәйдәр абый йөрәгеннән чыгып, татарча мелизматикалар кертеп башкара иде. Ул безгә үрнәк булган мәшһүр җырчыбыз. Зөһрә апа конкурсны искә алды. Барыгыз каршында да әйтәм – без бу конкурсны кабат булдырачакбыз, без моны эшләячәкбез!»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов: 

«Мин Казанга 19 яшемдә генә күчендем. Миңа Рөстәм Яхин музыкасы Хәйдәр Бигичев тавышы, моңы белән килде. Легендар язма бар, анда 20ләп романс. Минем өчен ул бүгенге көндә дә эталон»

Хәйдәр Бигичев бихисап шәхесләр өчен үрнәк, илһам чыганагы булып тора. 13 ноябрь әлеге шәхесебезнең җырларын кабат сәхнәдән ишетү, яшь иҗатчыларыбыз белән якыннан танышу рухи азык булыр. Без барыбыз да бу кичтә Филармониядә җыелырга тиеш төсле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021