Фирдүс Тямаев: «Ир-ат эшләргә тиеш!»
Җырчының «әзерлек бара» исемле видеосы инстаграмда пәйдә булды. Биредә артист концертларга ничек әзерләнгәнен сөйли һәм яхшы форма серен чишеп җибәрә. Артист күнегү вакытында төшерелгән видеоязманың...
Җырчының «әзерлек бара» исемле видеосы инстаграмда пәйдә булды. Биредә артист концертларга ничек әзерләнгәнен сөйли һәм яхшы форма серен чишеп җибәрә.
Артист күнегү вакытында төшерелгән видеоязманың өлешен инстаграмга кертә.«Дуслар, ир-атны ял иттерергә ярамый – кабан дуңгызы кебек була. Ир-ат эшләргә, тик кенә ятмаска тиеш», – ди ул.
Фирдүс үзе дә быел 4-5 килограмм җыйган. Киредән үз формасына кайтыр өчен ул актив физкультура белән шөгыльләнә. «Миннән еш кына сорыйлар: ничек син берничә сәгать буе аягыңда басып торасың, биисең һәм шул арада җырлыйсың да? Моның өчен иң яхшы күнегү: йөгергән арада җырларга » – дип, артист үзенең үрнәгендә күнегүләр вакытында җырлап күрсәтә.
Видео астында укучылар Фирдүсне күәтлиләр һәм кәефне күтергәне өчен рәхмәтлиләр.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк