Фирдүс Тямаевка шелтә белдергәннәр
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Артистларның «мөгез чыгарырга» яратканын барыбыз да беләбез. Аптырарлык берни юк, көн дә синнән ниндидер яңалык көтеп торган меңләгән тамашачыны ничектер шаккаттырырга кирәк бит инде. Популяр җырчы,...
Артистларның «мөгез чыгарырга» яратканын барыбыз да беләбез. Аптырарлык берни юк, көн дә синнән ниндидер яңалык көтеп торган меңләгән тамашачыны ничектер шаккаттырырга кирәк бит инде.
Популяр җырчы, шаян телле Норлат мишәре Фирдүс Тямаев та уйламаган җиреннән тамашачыларын аптырашта калдырган. Кичә җырчының Инстаграм аккаунтында читлек эчендәге арыслан белән ит тартышып «уйнаган» видео барлыкка килде. Бу «шаяру»ны җырчының тамашачылары җәнлекне рәнҗетү итеп кабул иткән. Нәтиҗәдә видео астында бер-бер артлы Фирдүсне гаепләп язылган комментарийлар тезелгән. Биредә «Издевательство над животными», «Тапканнар уен», «Матур күренеш түгел», «Ураза аенда җәнлекне мыскыл итмә» кебек сүзләр күп очрый.
Артист үзе исә явызланган халыкны тынычландырырга ашыга. «Бу арысланны гаилә дустым Флюр абый асрый, ул тук, үзе уйный, шаярырга ярата. Мин үзем дә хайваннарны бик яратам, шуңа күрә авылда да бик күп хайваннар асрыйбыз. Мин баналь видео куерга яратмыйм, үзегез беләсез, күп очракта шаярам. Берәрегезнең күңеленә тигән булсам, зинһар гафу итегез», – ди артист.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк