Гөлсирин Абдуллина карак?!
Ваһапов фестиваль аккаунты Гөлсирин сәхнәдә булган арада төшергән видеоны урнаштыра. Биредә Зәлилә һәм башка Вагаповфест артистлары белән бергә Гөлсирингә кушылып җырлыйлар. Видеоны шаярып «Гөлсирин с...
Ваһапов фестиваль аккаунты Гөлсирин сәхнәдә булган арада төшергән видеоны урнаштыра. Биредә Зәлилә һәм башка Вагаповфест артистлары белән бергә Гөлсирингә кушылып җырлыйлар. Видеоны шаярып «Гөлсирин сәхнәдә булган вакытта...Кемнең яхшырак килеп чыга, әйтегезче?!» дип урнаштырганнар.
Пост астында Гөлсиринне күбесе мактап язганнар. «Гөлсириннең тавышын берәү белән дә чагыштырып булмый», «Лучшее исполнение этой песни!!! Гульсику срочно народную артистку!!!», «Ин яхшысы Гөлсирин үзе!» дигән комментарийлар укып була. Әмма Гөлсиринне хурлаучылар да бар. Хәтта башкарган җырны ул урлаган дип фаразлаучылар да бар.
Гөлсирин сүз әйтмичә кала алмады. Бу хакта инстаграмга пост урнаштырды. «Кем «урлаган»? Ни өчен дип язуым бу сүзләрне, язам иренмичә! «Урлаган» дигән сүзләрне җенем сөйми. Горурланып әйтә алам! «Кошларым» җырын минем якташларым язган: көе Вәсим Әхмәтшин, сүзләрен авылдашым, күршем Нәкыя Йосыпова. Һәм бу җырны иң беренчеләрдән булып В. Әхмәтшинның хатыны Асия Әхмәтшинә башкарган!». Шулай ук бу җырны күпләр башкарганын билгеләп узды.
«Нинди генә ямьсез сүзләр язсагыз да аралар тату, яхшы калыр! Зәлиләгә килгәнда аңа бары тик уңышлар гына телим, якты юллар! Үз сүзләрегезне уйлап язырга өйрәнегез инде оятка калуыгыз бар!», – дип яза җырчы.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @gulsik93
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк