Гүзәл Сәгыйтова гаиләсе белән таныштырды
Шәхси тормыш – шәхси булырга тиештер инде ул. Без күпләрнең шәхси тормышлары турында хәбардәр түгел. Кайбер иҗат кешеләре үзләре дә бу турыда кычкырып йөрергә теләмиләр. Шулай да ара-тирә генә булса д...
Шәхси тормыш – шәхси булырга тиештер инде ул. Без күпләрнең шәхси тормышлары турында хәбардәр түгел. Кайбер иҗат кешеләре үзләре дә бу турыда кычкырып йөрергә теләмиләр. Шулай да ара-тирә генә булса да гаиләсе белән төшкән фотолары белән уртаклашалар. Элекке телевидение алып баручысы, хәзерге вакытта Кариев театрын җитәкләүче Гүзәл Сәгыйтова ире Айнур һәм кызы Асылъяр белән төшкән фотоны инстаграмга куйган. Белүебезчә, Гүзәлнең ире Айнур - ветеринария клиникасы җитәкчесе.
«Бер-беребез алдында ихлас булсак иде: һәр эштә, һәр ымда, һәр күз карашында. Чөнки Ходай безгә күпме мөмкинлекләр, нигъмәтләр, кадерле кешеләр биргән! Бу җирдә яманлык, хөсетлек, икейөзлелек булырга тиеш тә түгел кебек. Ләкин, ни кызганыч, бу нәрсәләр бар, һәм аның сәбәбе дә ачык - кеше үзен тулысынча бәхетле итеп тоймый. Булганына шөкер итеп, сынауларны сыналу дип рәхмәтле булып яшәргә өйрәнсәк иде!
Узган елгы фото.
Гаиләләребез имин, озын гомерле булсын! Үз тиңен тапмаганнарга исә танышу-табышу, бергә булып та кавыша алмыйча йөргәннәргә - ныклы ният» - дип яза ул.
Г.Гыймадиева
Фото: @sagitgr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк