Гүзәл Уразова кыен хәлдә калган
Гүзәл Уразованы Инстаграмда күзәтеп баручылар җырчының чыгыш ясаганда кыен хәлдә калуына битараф булмаганнардыр. Дүртөйле Сабантуенда чыгыш ясаганда җырчының туфлие идән ярыгындагы ярыкка кысылган. Б...
Гүзәл Уразованы Инстаграмда күзәтеп баручылар җырчының чыгыш ясаганда кыен хәлдә калуына битараф булмаганнардыр.
Дүртөйле Сабантуенда чыгыш ясаганда җырчының туфлие идән ярыгындагы ярыкка кысылган. Бу турыда Гүзәл Уразованың инстаграмда фан клубы хәбәр итә. «Бүген Гүзәлнең түфлие кысылып калган. Анысы ярый, салынып калган.. Салынмый торганы булса читен, сәхнәдә мәтәләп барып төшкән дә бар ди Гүзәл. Придсидәтел абый идәнне алыштырам дип вәгъдә биргән» - дип яза фан клуб.
«Гүзәл югалып калмый ул, молодец, салып атып та җырлый».
«Ярый инде, Газманов чыгыш ясаган вакыттагы сыман идән төшеп китмәгән».
«Сәхнәне - чүплеккә! Иң мөһиме - Гүзәл исән булсын!»
«Председательдән тагын 10 туфли!» - дип шәрехләгәннәр укучылар.
«Авырлы көе биек үкчә киеп чыкмаса», дип гаепләп язучы да бар. Әлбәттә, бу ягы безгә караңгы. Белүебезчә, җырчы өч бала әнисе. Дүртенчесе хакында тел тибрәткән ханым күпмегә хаклыдыр...
Г.Гыймадиева
Фото: @urazovafun_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк