Гүзәл Уразова: «Уйга баттым»
Гүзәлнең кызларына, улына багышланган җырлары бар инде. Бу юлы ул икенче темага, килендәшләре хакында җыр язарга теләгән. Шул уңайдан инста тасмасына килендәшләре белән төшкән фотосын да урнаштырган....
Гүзәлнең кызларына, улына багышланган җырлары бар инде. Бу юлы ул икенче темага, килендәшләре хакында җыр язарга теләгән. Шул уңайдан инста тасмасына килендәшләре белән төшкән фотосын да урнаштырган.
«Күптән түгел директка бер апа: «Гүзәл, килендәшләр турында җыр иҗат итсәң бик рәхмәтле булыр идек», - дип язган. Уйга баттым. Шәп тема бит бу!
Фотога күз салыгыз әле: бертуганнар кебек!
Без дә өч килендәш.
Мин, Регина һәм Алина.
Ә хәзер җыр иҗат итәбез! Бергәләп! Кем куплетын, кем кушымтасын бәлки тәкъдим итер?
Шуны әйтә алам, җырның булачак авторы безнең концертыбызга махсус чакыру алачак» - дип яза җырчы.
Әбүнәчеләре җырчыны күтәреп алганнар, кемдер куплетын, кемдер шигырь юлларын тәкъдим иткән. Халык күтәрелсәме?.. Минемчә, бик матур җыр килеп чыгачак. Сездә читтә калмагыз, кушылыгыз, дуслар!
@guzelurazova
Г.Ярмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк