Гүзәл Уразова «выпускной»га әзерләнә (видео)
Бик тиздән мәктәпләрдә-балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре гөрли башлаячак. Популяр җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе дә әлеге дулкынландыргыч мизгелләргә әзерләнә: кызлары Камилә...
Бик тиздән мәктәпләрдә-балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре гөрли башлаячак. Популяр җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе дә әлеге дулкынландыргыч мизгелләргә әзерләнә: кызлары Камиләнең бакчаны тәмамлап, тәүге мәртәбә мәктәпкә барыр вакыты якынлаша. Бу көннәрдә Гүзәл Уразова бакчада репетицияләрдә катнашып йөри. «Бүген иртә белән без репетициядә. Балалар бакчасында тиздән Камиләбезнең чыгарылыш кичәсе. Ботен укытучылар, балалар, шундый яхшы программа әзерлиләр, мине дә чакырдылар», - дип уртаклаша җырчы. Үзенең балачагын искә төшереп сагына Гүзәл: «Рәхәт чаклар, бер нәрсә турында уйланмыйча, әти-әни кочагына сыенып яши торган балачак вакыт. Һәрбер баланың балачагы да, киләчәге дә яхшы булсын. Яхшы кешеләр булып үссеннәр, киләчәктә әти-әниләренең сөенечләре булып, бәхетле гомерләрдә яшәсеннәр. Амин», - дип тели ул.
Фото:@guzelurazova
Тулырак: matbugat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк