Гүзәлия: «Әйе, мин Хәкимгә гашыйк...»
Гүзәлия соңгы вакытта үзен күбрәк продюсер буларак тәкъдим итә. Бүген аның кулы астында җырлаучы Хәкимне күпләр ишетеп белә. Хәкимне Гүзәлия үзенең баласы кебек күрә, аның белән танышуны ул язмыш дип...
Гүзәлия соңгы вакытта үзен күбрәк продюсер буларак тәкъдим итә. Бүген аның кулы астында җырлаучы Хәкимне күпләр ишетеп белә. Хәкимне Гүзәлия үзенең баласы кебек күрә, аның белән танышуны ул язмыш дип атый. Тормышының авыр вакытында, алга таба нәрсә эшләргә дигән уйлар борчыганда, аның юлына Хәким очрый. Хәкимнең тавышын ишеткәч, ул бөтенләй башка стильдәге җырлар яза башлый. Ләкин киләчәген ул композитор буларак түгел, ә продюсер буларак күрә, чөнки һәр композиторның үз вакыты була, иҗат чишмәсе кайчан да булса бер саегачак дигән уйлар, аны продюсерлыкка алып кереп китә. Хәкимне беренче күргәч тә, ул аны мажор дип уйлый. Ә инде танышып киткәч, бергә җырлар яздыра башлагач, ул бөтенләй башка яклардан ачыла. Яшь кенә егетнең шундый тәртипле, акыллы булуын күргәч, ул аптырап кала, исе китә.
Алар бергә эшли башлагач, халык иң беренче чиратта Гүзәлия белән Хәким арасында мәхәббәт хисләре булу булмауны тикшерә башлый. Ә Гүзәлия чыннан да Хәкимгә гашыйк булуын яшерми, әйе гашыйк ул аңа, аның тырышлыгына, аның тавышына гашыйк, шулай булмаса бергә эшли дә алмаслар иде, иҗат кешеләре бит алар, аларга һәрвакыт илһам кирәк. Хәкимне ул улы кебек якын күрә. Ә ире бу хакта нәрсә уйлый икән соң, ни дисәң дә алар Хәким белән күп вакытларын бергә уздыралар, гастрольләргә йөриләр, хатынының яшь егет янында булуына каршы түгелме икән ул? Гүзәлия үзе болайрак җавап бирә: «Ә менә мин иремнең эшендә матур хатын-кызлар белән эшләвенә ничек карыйм соң? Ул көн саен алар белән, мин бит белмим аның ни эшләп йөргәнен. Ләкин безнең арада бер-береңә ышану дигән әйбер бар, шуңа мин Хәким белән эшли башлагач, проблемалар булмады».
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк