Логотип
Хәбәрләр

Габдулла Тукай әдәби музееның юбилее - 40 ел

Июнь аенда Габдулла Тукайның әдәби музее истәлекле дата – үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтә. Музей 1986 елда бөек татар шагыйренең тууына 100 ел тулу уңаеннан ачыла һәм шуннан бирле республиканың мөһим мәдәни үзәгенә әверелде.

Юбилей уңаеннан 10 июньдә бәйрәм чаралары узачак. Кунаклар өчен зур концерт әзерләнә.

Программада: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры, Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театры артистлары, «Риваять» татар этно-төркеме, 2нче балалар сәнгать мәктәбе, «Салаватика» вокаль төркеме, «Шаян ТВ» каналы һәм башкалар; «Әниләр клубы» һәм Динара Әхмәт белән бергә татар халык уеннары.

Концертны Г.Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша алып бара.

Үткәрү урыны: Г. Тукай әдәби музее бакчасы (Казан, Тукай ур. 74)

Керү ирекле.

Башлана 10.00 сәгатьтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021