Логотип
Хәбәрләр

«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды

5 нче тапкыр үткәрелгән «Татар сүзе» туган телгә мәдхия җырлау, милләтләрнең бердәмлеген күрсәтү бәйрәме булды.

Бүләкләү тантанасында һәм концерт программасында чыгыш ясаучылар инде иртәннән Филармониягә җыелды. Быел "Татар сүзе"нә 4500 гариза килгән иде. Жюри әгъзалары шул гаризалар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алып, гала-концертта 38 җиңүче сәхнәдә балкыды. 

Әлеге бәйге сәнгатькярләрне Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә җыйды: катнашучылар Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Свердловск өлкәсе, Пермь өлкәсеннән. Бу - "Татар сүзе"нең географиясе киңәйгәннән-киңәюне күрсәтте. 

Марсель Мәхмүтов җитәкчелегендәге көчле, профессиональ команда ярдәмендә 4 блоктан торган концерт программасы әзерләнгән иде. Концертта быелгы җиңүчеләр генә түгел, ә алдагы елларда шушы бәйгедә катнашып җиңү яулаган артистлар да катнашты. Алар: Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша (Камал театры), Татарстанның атказанган артистлары Мәдинә Гайнуллина (Әлмәт театры), Ришат Әхмәдуллин (Камал театры). Ә бәйрәмдә Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, яшь йолдызлар Рөстәм Хөсәенов һәм Сәед Галиуллин җырлау нур өстенә нур булды. 

Гала-концертка килүчеләрне әле фойеда ук бәйрәм көтә иде: кунакларны "Риваять" төрки-татар этно төркеме каршы алды. 

Бәйгенең быелгы шигаре - "Татар сүзе" чиксез". Быел чыннан да катнашу шартлары үзгәрде, чикләр юкка чыкты дисәк тә дөрес. Хәтта алдагы елларда җиңү яулаучылар да кабат катнашып җиңүче исеменә лаек булу мөмкинлеге алды. Ә финалистлар исемлеге саллы иде. Менә алар - "Татар сүзе" Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең җиңүчеләре: 

"Шигърият" номинациясе (7 яшькә кадәр катнашучылар арасында)

I урын – Закиров Инзил Илгиз улы (Балтач районы)

II урын – Закирова Динә Илнур кызы (Казан шәһәре)

III урын – Җәләева Хәят Руслан кызы (Казан шәһәре) 

"Шигърият" номинациясе (8-13 яшькә кадәр катнашучылар арасында)

I урын – Әфризунова Динә Ильшат кызы (Свердловск өлкәсе)

II урын – Иванов Искәндәр Денис улы (Минзәлә шәһәре)

III урын – Фазулзянов Раил Рөстәм улы (Казан шәһәре)

"Шигърият" номинациясе (14-17 яшькә кадәр катнашучылар арасында)

I урын – Морзаханов Илназ Ленар улы (Мөслим районы)

II урын – Феофанова Амелия Владимир кызы (Биектау районы)

III урын – Мәрдәнова Иркә Айратовна (Апас районы)

"Шигърият" номинациясе (18 яшь һәм өлкәнрәкләр)

I урын – Каюмов Ринат Абзал улы (Башкортстан Республикасы)

II урын – Сибгатуллин Илназ Илшат улы (Казан шәһәре)

III урын – Әхмәтҗанова Гөлнур Такиулла кызы (Зәй районы)

"Проза" номинациясе (7 яшькә кадәр катнашучылар арасында)

I урын – Камалова Дәлия Рөстәм кызы (Балтач районы)

II урын - Абдуллина Мәликә Ирек кызы (Балтач районы)

III урын - Гәрәева Зөбәйдә Алмаз кызы (Казан шәһәре)

"Проза" номинациясе (8-13 яшькә кадәр катнашучылар арасында)

I урын – Җаппарова Мәрьям Булат кызы (Казан шәһәре)

II урын – Закиров Эмиль Илгиз улы (Балтач районы)

III урын – Гарифуллина Сәидә Ильдар кызы (Биектау районы)

"Проза" номинациясе (14-17 яшькә кадәр катнашучылар арасында) 

I урын – Әмирханов Илнур Инсаф улы (Актаныш авылы)

II урын – Галиев Кәрим Рушан улы (Казан шәһәре)

III урын – Яруллина Эльвина Руслан кызы (Казан шәһәре)

"Проза" номинациясе (18 яшь һәм өлкәнрәкләр)

II урын – Корбанова Луиза Тәбрис кызы (Арча районы)

III урын – Шовалеева Риана Сулейман кызы (Пермь өлкәсе)

"Иҗади гаилә" номинациясе

I урын – Сабирҗановлар гаиләсе (Балтач районы)

II урын – Билаловлар гаиләсе (Саба районы)

III урын – Шәйхлисламовлар гаиләсе (Зәй районы)

"Профессионаллар" номинациясе

I урын – Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы (Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты)

I урын - Насыйбуллина Ләйсән Илгизәр кызы (Татар дәүләт "Әкият" курчак театры)

II урын – Хайруллин Айзат Әнәс улы (Әтнә татар Дәүләт драма театры)

III урын – Әбдрәшитова Алия Марат кызы (Ш.Х.Биктимеров исемендәге Казан театр училищесы (техникум) 

III урын - Хәйруллин Данил Рамил улы, Мөхәмәтшина Азалия Рим кызы, Исламголова Гөлшат Фидан кызы, Нуретдинова Радмила Альбин кызы, Янгирова Ралина Халил кызы, Фәткуллина Алина Василь кызы (З. Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары)

Быелгы бәйгенең иң өлкән катнашучысы, Зәй районы Аксар авылыннан Гөлнур Әхмәтҗанова хис-кичерешләре белән уртаклашты:

"Бу минем инде өченче тапкыр катнашуым. Алдагы икесендә финалга үтә алмаган идем. Быел җиңүчеләр исемлегенә кердем бит, шөкер. "Татар сүзе" үзебезнеке бит ул! Балаларымны, оныкларымны да туган телебездә матур, чиста сөйләшергә өйрәтәм, үзем бәйгедә катнашып, аларга үрнәк күрсәтәм. Миннән күреп хәзер алар да катнашырга тели инде. Мин бик бәхетле! 73 яшькә җитеп, шушы матур сәхнәдә чыгыш ясармын дип кем уйлаган! Бик файдалы, кирәкле, саваплы эш эшләнә бу бәйгедә. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!"

Җиңүчеләрне Туган телләр комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов бүләкләде. Бәйге Татарстан Телерадиокомпаниясе һәм ШАЯН ТВ телеканалы тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе ярдәмендә оештырылды. 

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021