«Гафу ит, әни...»
Узган елны Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе бакыйлыкка күчте. Быел исә, җырчы әнисенең якты истәлегенә багышлап Корьән ашы уздырды.
Узган елны Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевнең әнисе бакыйлыкка күчте. Быел исә, җырчы әнисенең якты истәлегенә багышлап Корьән ашы уздырды.
«Үткән елны кешечә җирләп булмады. Күңелдә бик кыен булды, бик күп нахак сүзләр дә ишетергә туры килде, шүңа күрә ашны күркәм итеп уздырасы килгән иде», – дип яза артист.
Моннан бер көн элек ул әнисенә әйтеп өлгермәгән сүзләрен пост итеп инстаграм битендә урнаштырды:
– Беренче яз әнисез, бер ел синсез, әни... Күп нәрсәләр язырмын дигән идем, чөнки бик күп әйтелмәгән сүзләр калды, ә кайсысыннан башларга белмим.
Гафу ит, әни, мине ялгышларым, хаталарым өчен, сирәгерәк кайтканым, сине көттергәнем, кайвакыт шылтыратырга онытканым өчен...
Әнием, бәгырем, бар дөньямны бирер идем, әгер бер биш минутка гына да сине кайтарып булса. Күзеңә карап бар сүзләремне әйтер идем, кочагыңа кереп сөйләр идем серләремне....
Әни, мин сине яратам, теге юлы хастаханәдә әйтеп өлгерәлмәдем сиңа, нык яратам, ашларыңны сагынам, елмаюларыңны... Минем барсыда яхшы, әни, син генә җитмисең. Барыбызга да син җитмисең... Урыннарың оҗмахта булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк