«Голос. Дети» җиңүчесе үзенең бүләген һаман алмаган

«Голос. Дети» тапшыруында ике ел элек җиңү яулаган 16 яшьлек Данил Плужниковка Сочи шәһәренең администрациясе квартира бирергә тиеш булган. Чынлыкта квартира бирелмәгән, Дима Билан моны белгәч шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать итә. Дима Билан: «Уйлавымча аңлашылмаучанлык килеп чыккандыр һәм 3 нче сезонның җиңүчесенә квартира бирелер дип ышанып калам», ‒ дип белдергән.
Дима Билан Данил һәм аның әнисе белән конөертларында еш очраша икән, ләкин әлеге проблема турында ул белмәгән.
Дима Биланның инстаграмындагы мөрәҗәгатенә җавап итеп шәһәр администрациясе җавап биргән. Яшүсмергә дигән квартира әле төзелә торган өйдә урнашкан икән, шуңа әлегә ул квартира бирелмәгән.
Автор: Гөлшат Хәлиуллина
Фото: @bilanofficial
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
24 сентябрь 2023 - 12:36
-
23 сентябрь 2023 - 12:30
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте