Гүзәл Уразова акчагыз күп диючеләргә: «Эшләргә кирәк, беркемгә дә китереп бирмиләр»
«Тапкансыз мактаныр нәрсә. Әйе, сезнең акчагыз күп бит, нәрсә телисез, шуны пешерә аласыз, ә башкалар исен иснәп утырсыннармы?»
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова җыр-биюдә генә түгел, аш-су өлкәсендә дә уңган. Үзизоляция вакытында әни кеше гаиләсен төрле тәм-томнар белән сыйлый. Шушы көннәрдә җырчы Инстаграм тасмасында яңа гына мичтән чыккан пирог тотып төшкән фото урнаштырды.
«Көне буе аш бүлмәсендә мәш киләбез.
Бүген бездә, балалар соравы буенча, пицца һәм алма пирогы.
Хәзер иртәгә нәрсә пешерергә дип, теләкләрен яудырып утыралар.
Вәт рәхәт чаклар!» — дип язган ул.
«Тапкансыз мактаныр нәрсә. Әйе, сезнең акчагыз күп бит, нәрсә телисез, шуны пешерә аласыз, ә башкалар исен иснәп утырсыннармы?» — дип канәгатьсезлек белдергән бер язылучы.
Гүзәл исә монда да югалып калмый, «Эшләргә кирәк, берсенә дә китереп бирмиләр», — дип җавап кайтара.
«Шарлотка пешерергә күп акча кирәкми. Теләк кенә кирәк», «Дөрес әйтәсез, күктән акча яуганны көтеп ятсаң, теләгән ризыгыңны ашый алмыйсың инде. Бу заманда ялкау булмаган кешегә эш табуы кыен түгел», — дип җырчыны яклап фикер язучылар да табыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк