Иҗат әһелләре тудыручы гына түгел, товарны халыкка җиткерүчеләр дә – Ренат Вәлиуллин
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, кеше үзе актив булган очракта гына нинди...
(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, кеше үзе актив булган очракта гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешә ала. Иҗат әһелләре тудыручы гына түгел, товарны халыкка җиткерүчеләр дә, диде Ренат Вәлиуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында биргән интервьюсында.
“Рәссамның эше рәсемне ясадым да, шуның белән бетте, халык үзе килер, күрер түгел. Ул рәсемен күрсәтергә тиеш. Язучының да әсәре тик ятарга яки бик күп кешеләргә барып җитәргә мөмкин. Иҗат әһелләре тудыручы гына түгел. Алар шушы товарны халыкка җиткерүчеләр дә булырга тиеш. Билгеле, монда хөкүмәтнең дә күпмедер өлеше бар һәм ул булырга тиеш тә. Әмма кеше үзе актив булган очракта гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешә ала”, - диде Татарстанның даими вәкиле.
ТРның Санкт-Петербург шәһәрендәге вәкиле мисал итеп язучы Ренат Вәлиуллинны китерде. “Ренат Вәлиуллин үзенең әсәрләрен яза, китапларын чыгара һәм аларны халыкка җиткерү өчен кайтып керми. Ул шул китапларын күтәреп, презентацияләр ясый, халык белән очраша. Ул укучыларын үзенә тарта, ул бик күп күләмдәге социаль челтәрләрне алып бара, халык белән төрле аралашу юлларын эзли. Шундый халәттә булганда, билгеле, синең хезмәтләрең белән кызыксыначаклар”, - диде ул.
Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, иҗат кешеләре җир кешеләре түгел, аларның үзләренең дөньялары, үзләренең матурлыклары. “Без рәссамнарыбызның хезмәтләрен Татарстанга алып килеп, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә, “Хәзинә” галереясендә күргәзмә уздырдык. Хәзер инде яңа идеяләр белән яшибез. Кешегә күбрәк күрсәтергә кирәк. Тагын бер үзенчәлекле рәссамыбызны әйтеп үтәсем килә. Ул - Роберт Миф. “Минем картиналарым бар. Алар үземнең балаларым төсле, минем аларны сатасым да килми. Ничектер бүләк итәргә мөмкин, ләкин алар минем өчен шул дәрәҗәдә якынга әйләнәләр, аларны сатсам, үземнән читкә озаткан кебек карыйм”, - ди ул. Алар бит иҗат кешеләре, җир кешеләре түгел. Аларның үзләренең дөньялары, үзләренең матурлыклары, һәрбер әйберне үзләренчә аңлаулары белән кадерле дә инде”, - диде Ренат Вәлиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк