Яңа Камал театрында – «бал кортлары»
8 апрель көнне «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе тәүге премьерасын тәкъдим итте. Тамашачыларга язучы Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Тыз-быз» спектаклен күрсәттеләр. Премьераның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында булуы тарихи вакыйга. Чөнки әлеге бинага сукмакны «Апуш»лыларның нәниләре салды.
«Тыз-быз» пьесасы әле узган ел көзендә генә Казан Мэриясенең «Алмачуар» драматургия конкурсында җиңү яулаган иде. Инде менә беренче мәртәбә сәхнәгә дә куелды. Барлык рольләрне дә «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясендә шөгыльләнүче 4-8 яшьлек 36 бала уйнады. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссёр – «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы, актёрлык осталыгы остазы, кино актрисасы, Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Гүзәл Сибгатуллина.
Спектакльне Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Россия һәм Татарстан театр эшлеклесе, җәмәгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры Равил Шәрәфиев, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Дания Нуруллина, килгән кунаклар, әти-әниләр, дуслар, «Апуш» шәкертләре тамаша кылды.
«Без «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенең эшчәнлеген башлап җибәргәндә спектакль куярбыз дип уйламаган идек. Ләкин узган ел «Гәүһәр» фестивалендә алар матур чыгыш ясады һәм без балаларның спектакль куярга әзер икәнен аңладык. Бу нәниләребезнең беренче эшләре, алар булдырдылар! Афәрин! Барыбыз да канәгатьлек хисен кичердек. Ә инде Камал театрының яңа бинасында «Апуш»лыларның беренче тапкыр чыгыш ясавы тагын да зур җаваплылык өстәде, һәм без җитәкчелеккә моның өчен бик тә рәхмәтле», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Спектакльне зур иҗат командасы эшләде. Спектакль өчен костюмнар, декорация, музыка булдырылды. «Тыз-быз» спектакленә музыканы Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Миләүшә Хәйруллина иҗат итте. Аранжировщик – Кирилл Фурсов. Тамашаның сценографы, рәссамы – Юлия Кораблёва. Ут буенча рәссамы – «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе номинанты Илшат Сәяхов. Тавыш режиссёры – Марсель Фатыйхов. Музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов.
«Спектакль кую – бик җаваплы эш. Нәниләр белән спектакль кую турында бик озак уйладык. Чөнки әле кайберләренең сөйләм телләре дә бик ачылып җитмәгән, авазлар әйтелеше өстендә дә эшләргә кирәк. Спектакль чыгару дәверендә балалар авыр сынау узалар, бик зур эш башкаралар. Озын-озак репетицияләр барышында аларның игътибарларын тоту иң авыры булгандыр. Әлеге процесстан бизмәсеннәр, күңелләре кайтмасын иде. Алга таба да теләкләре тагын да көчәеп, аларны зур «Апуш»лылар рәтендә көтеп калабыз. Шунысы рәхәт, нәниләр ул җаваплылыкны сизмиләрдер дә, аларга сәхнәдә уйнау үзе зур бәхет. Һәм алар үзләренең самимилекләре белән тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Безнең шушы адымыбыз балаларда туган телебезгә мәхәббәт уятуда зур этәргеч булыр дип ышанып калабыз», – диде «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Искәртеп узыйк, әлеге мәктәп-студия 2023 нче елны Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ачылган иде. Төп максат – мавыктыргыч дәресләр аркылы балаларда татар теленә кызыксыну уяту, нәниләрнең тел байлыкларын арттыру. Шәкертләр белән тәҗрибәле остазлар – сәхнә теленнән Татарстанның атказанган артисты, К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова, вокалдан Татарстанның атказанган артисты, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Алсу Фәйзуллина, сәхнә хәрәкәтеннән Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты, «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова шөгыльләнә.
Тамашачылар, әти-әниләр, килгән кунаклар спектакльне бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады һәм нәниләрне премьера белән котлады. Кечкенә генә булсалар да, алар үзләрен зур артистлар итеп хис итте. Киләсе спектакль 28 май көнне шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасындагы универсаль залда булачак.
Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк