Логотип
Хәбәрләр

Яшьләр колагына... «Ай булмаса, йолдыз бар» турында

«Мир» кинотеатрында «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын матбугат чараларына күрсәткәннән соң әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова фикере.

Күренекле әсәрнең телеверсиясенең беренче сериясен карап кайттык...

Фильм бик мәгънәле итеп башлана, ләкин башлангыч эпизод серия эчендә тамырлар бирми...Вакыйгалар безнең чорга күчерелгән... 2010 еллар дип уйларга җирлек бар... Әмма язучы образы 1970-1980 нче еллардан... Дьявол кроется в деталях....2010нче елларда Кытай безнең базарларны арзан товарлар белән тутырды, шуның өчен күлмәк тегеп, аны сатып тормыш күргән тегүчене күз алдына китерү авыр... Бу 1990нче елларга кадәр булган күренеш.... Диалоглар аерым алганда тормыштан алынган, ләкин аларны бер дисбегә салу өчен ОСТА Язучы кулы кирәк... Сериянең мозаик композициясе тора бара ардырта, чөнки һәрбер эпизод бер форматта ясалган... А дип әйткәндә Б хәрефен танырга тиз була. Серия кечкенә скетчлардан тора...Съемкада катнашкан яшьләр үз яшьлек чоры хәтирәләре белән уртаклашар. Ләкин бер әйберне оныталар - аларны сәнгать әсәре ясау өчен ачкыч табарга кирәк...

Исегезгә төшерәм... Сериягезне сез төш белән башладыгыз... Суда яткан Ак кремль образы белән... Төштә - Сөембикә манарысы баскычлары да бар... Мондый образ куллангач, аның тамырлары эпизодларда да беленергә тиеш... Ә бу эпизодлар һавада оператор эксперименты булып эленеп калды... 2010нче елларда - компьютер заманы яшь язучының кулдан язып утыручы дип күрсәтү - анахронизм. Сез бит Рүзәл Мөхәммәтшин чордашын күрсәтергә алындыгыз!!!

Әлбәттә, бу Туфан абый әсәре түгел, мотивлары буенча төшерелгән картина, ләкин...

Иртүк битен юмыйча ризыкка кул сузган татфакта укыган татар кызны мин, гафу, күзгә китерә алмыйм... Дьявол кроется в деталях...!!!

Костюмнар уйланылмаган... "По приколу" сайланган кебек.... Гафу, икенче "Әпипә" берүк булмасын дип борчылып кайттым...

Күңелегезне кыру өчен язмадым, уйлану өчен... Эре адымнар белән атлаган иҗади төркем вакланып юкка чыкмасын иде... Матур итеп борыннадыгыз, матур итеп үсәргә язсын!!!!

Артем Пискунов җыры күңелгә ятты... Ләкин уйланырга әле җирлек бар... Җиңел яши башладыгыз кебек... Туфан абый исеме белән акча алып, Туфан абыйның иҗат җимешенә тиң әсәр тудырырга язсын!!! Миләүшә Хәбетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021