Логотип
Хәбәрләр

«Җиденче химия терапиясеннән соң йөри башладым»

Ике ел буе Александра Яковлева җанатарларыннан кырыс дөреслекне яшергән. Артист онкология авыруы белән көрәшә икән. «Судьба человека» тапшыруында актриса авыруын очраклы гына белүе хакында сөйләгән:...

Ике ел буе Александра Яковлева җанатарларыннан кырыс дөреслекне яшергән. Артист онкология авыруы белән көрәшә икән.

«Судьба человека» тапшыруында актриса авыруын очраклы гына белүе хакында сөйләгән: үземне начар хис итә башладым, хезмәттәшләрем һәм дусларым табибларга күренергә кушты. «Табиблар, әлбәттә, шок хәлендә иде, аларның берсе хәтта миңа берничә ай гына калды, диде. Әмма тикшерүләрдән соң без көрәшергә булдык. Табиблар, минем организмымның көчле булуын искәртте. Бу минем дөрес туклануым нәтиҗәседер. Һәр химия терапиясеннән соң мина яхшырак булуын сиздем. Җиденче химиядән соң мин йөри башладым», — дип сөйләгән йолдыз тапшыруда.

Автор: Александра Иванова

Фото: starhit.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк