Логотип
Хәбәрләр

“Игелекле дулкын” балалар иҗаты фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

“Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте. Искәр...

“Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.

Искәртергә кирәк, беренче гала-концерт – “Игелекле дулкын”фестивален тәкъдим итү узган елның 30 ноябрендә үтте. Ул вакытта бер сәхнәдә инвалид балалар, илнең төрле төбәкләреннән Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе тәрбияләнүчеләре һәм Россия эстрадасы артистлары чыгыш ясады.

Айрат Фәизов сөйләгәнчә, быел фестиваль гомумроссия хәрәкәте буларак Россиянең 9 шәһәрен үз эченә ала. Фестивальдә 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге сәләтле балалар катнаша ала. Төбәк сайлаулары Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Новосибирскта, Владивостокта, Севастопольда, Краснодарда, Курскта узачак. Җиңүчеләр музыка (вокал, ишарәләр белән җырлау, коралда уйнау), хореография, сәхнә сәнгате (оригиналь жанр, уку) юнәлешләре буенча сайланачак. Гаризалар 3 июньгә кадәр dobrayavolnakazan@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Казанда фестиваль 5 июньдә уза.

Фестиваль кысаларында ил буйлап тематик иҗади һәм хәйрия акцияләре узачак. Фестиваль гала-концерты 30 ноябрьдә үтәчәк.

“Игелекле дулкында” уңышлар телик. Фестиваль үсә бара, тиздән ул төрле төбәк балаларына үсү мөмкинлеге өчен төп мәйданчык булыр, дип ышанабыз”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда старт алган әлеге фестиваль Россиянең төрле шәһәрләрендә кызыксыну уятты.

Билгеләп үтәргә кирәк, гаризалар кабул итү 14 майда – игелек декадасының беренче көнендә башланды https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/press-relizy/14-maya-v-kazani-startuet-dekada-dobra/. 10 көн дәвамында шәһәр мәктәпләрендә игелек дәресләре, паркларда “Игелек ярминкәләре” үтәчәк. Моннан кала, игелек декадасына “Ярдәм Базар” хәйрия маркеты да кушыла. Чаралар арасында Казанда бу көннәрдә – хәйрия узышы, барлык җыелган акчалар Казанда икенче хоспис төзелешенә күчереләчәк, өлкән яшьтәгеләр өчен “Җитлеккән матурлык подиумы” мода күрсәтү чарасы. Республика кан үзәгендә донор көне үтәчәк. Моннан кала, “Игелекле эшләр көндәлеге” муниципаль проектына нәтиҗәләр ясалачак. Игелек декадасына эшмәкәрләр дә кушыла.

“Игелекле Казанга юл озын булачак. Монда эзлекле булырга, системалы эшләргә кирәк, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Хәйрия ярминкәләре аудиториясе елдан-ел арта бара. Бу эштә безгә Добро Mail.Ru сервисы бик ярдәм итә”.

Шәһәр башлыгы Җиңү көне алдыннан старт алган корпоратив социаль волонтерлык проектын тулысынча хуплады. Айрат Фәизов хәбәр иткәнчә, проект кысаларында шәһәр оешмалары ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтәчәк. Ел дәвамында компанияләр вәкилләре системалы рәвештә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтәчәк. Проектта катнашу өчен “Игелекле Казан” проекты администрациясенә 239-26-36 телефоны, dobro@kzn.ru адресы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

“Корпоратив социаль волонтерлык проектын тулысынча хуплыйм, - диде Илсур Метшин. – Бер кешегә әлеге сораулар белән системалы рәвештә шөгыльләнергә авыр була. Бу эшне предприятиеләр белән башкарсак, эш даими рәвештә башкарылачак”.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк