Логотип
Хәбәрләр

Җиһаннар балкышы

23 июль көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Шамил Нигъмәтуллинның (Шамил Нигъмәт) “Җиһаннар балкышы” күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә рәссамның тууына 75 ел тулуга багышлана.

Шамил Нигъмәтуллин (1951– 2004) Казан сәнгать училищесен (1975), В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, СССР Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Ю.К.Королев җитәкчелегендәге монументаль-декоратив нәкышь остаханәсен (1981), СССР Сәнгать академиясенең Х.Г.Якупов җитәкчелегендәге иҗат остаханәсен тәмамлый (1984). 

Шамил Нигъмәтнең рәсем сәнгате нигезендә табигатьне тирәнрәк аңларга омтылу ята. Ул эшләрендә төрле һөнәр ияләрен, аңа якын кешеләр портретларын, Татарстан пейзажларын гәүдәләндерә. Нәкыш иҗатында татар халык сәнгатенең телен, аның полихромиясен, бизәкләрен үз итүе ачыла. Пейзажлары композициясенең ачыклыгы, күп планлылыгы, төсләр палитрасының байлыгы белән аерылып тора.

Күргәзмә ачылу тантанасын Татарстанның  халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев алып бара. Чара барышында рәссам Илгиз Исхаков, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, баянчы  Рафинат Сәләхов һәм башка күренекле кешеләрнең чыгышы көтелә. 

Ачылышка керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021