Яшь талант!
Халкыбызда: «Кызлы йорт – нурлы йорт», – дигән әйтем бар. Танылган татар шоумены, диджей Булат Бәйрәмов белән җырчы Ләйсән Гыймаеваның йортлары өч тапкыр нурга төренгәндер. Билгеле булганча, иҗади гаи...
Халкыбызда: «Кызлы йорт – нурлы йорт», – дигән әйтем бар. Танылган татар шоумены, диджей Булат Бәйрәмов белән җырчы Ләйсән Гыймаеваның йортлары өч тапкыр нурга төренгәндер. Билгеле булганча, иҗади гаиләнең өченче балалары да кыз булды.
Һәр кыз бала таҗ киеп, үзләрен принцесса итеп хис итәргә кечкенәдән ярата инде. Берничә ел элек кызлар да үзләрен сынап карадылар. Таңсылу белән Зифа матурлык конкурсында катнашып, икесе дә финалга үткән иде. Таңсылу хәтта Татарстанның Беренче принцессасы да булды. Бүген Булат Бәйрәмов шәхси аккаунтына видеоязма урнаштырган. «Ниһаять вакыт табып. Төнге музицирование – 13» – дип атала ул. Таңсылуның тавышы матур, көчле икәне күренеп тора. Булатның җанатарлары да: «Голос проектына барырга кирәк, ягымлы, матур тавыш» дигән теләктә торалар. Ләйсән Гыймаева бер әңгәмәсендә Таңсылуның җырчы булырга теләвен әйткән иде. Күрәсең, алма агачыннан ерак төшмәгәндер. Без, үз чиратыбызда, кызларга уңышлар, үрнәк гаиләгә киләчәктә дә шулай матур тормыш итсен иде дигән изге теләктә калабыз!
Г.Гыймадиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк