Илһам Шакировның туган көнендә зур концерт булачак
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 15 февральдә 18.30 сәгатьтә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт...
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 15 февральдә 18.30 сәгатьтә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам ага Шакировның туган көненә багышланган традицион концерт була. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова хәбәр итте.
“Җырчының туган көненә багышланган концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап, ел саен уздыра, – ди Земфира Гыйльметдинова. – Мәшһүр җырчыга 83 яшь тулган көндә узачак концерт “Кара урман аша...” дип атала. Ул Илһам аганың архивларда сакланган аудио- һәм видеоязмалары белән үрелеп бара.
Концерт архив язмасы – Лейпциг төрмәсендә әсирләр җырлаган борынгы “Карурман” җыры белән башлана. Язманы Фольклор музыкасы ансамбленә 2009 елда “Россия” телеканалы журналистлары тапшырган, соңрак галим Искәндәр Гыйләҗев тәкъдим иткән”.
Программада шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Рөстәм Мингалим, Шәмсия Җиһангирова, Нурихан Гадел, Михаил Львов шигырьләре, композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләре яңгырый. Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов, Халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илшат Сибагатуллин, Ильяс Камал (виолончель), Екатерина Коврикова (фортепиано), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” инструменталь ансамбле башкара.
15 февральдә узачак концертның сценарий авторы һәм режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк