Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшырдылар
15 февраль легендар җырчыбызның туган көнендә тәүге тапкыр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров истәлегенә зур концерт һәм җырчы исемендәге Республика премиясе тапшыру тантанасы булды.
15 февраль легендар җырчыбызның туган көнендә тәүге тапкыр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров истәлегенә зур концерт һәм җырчы исемендәге Республика премиясе тапшыру тантанасы булды.
Илһам Шакиров исемендәге премиянең беренче лауреатлары:
- Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова;
- Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров;
- Илһам Шакировның энесе, үзешчән җырчы Флер Шакиров.
Концертта шулай ук Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова; Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова; Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Халыкара конкурслар лауреатлары Азат Кәримов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова; актерлар Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин башкаруында шагыйрьләрнең легендар җырчыга, татар җырына багышланган әсәрләреннән юллар; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, үзешчән җырчы Флер Шакиров, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Эльза һәм Артур Исламовлар, Марсель Вәгыйзов, Илүсә Хуҗина, Илнар Миранов; Халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Мөхетдинов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Шәйхразиев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруында җырлар, татар композиторлары әсәрләре яңгырады.
Илһам Шакиров исемендәге премия ике елга бер тапкыр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк