Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
“Татар теле” предметы балалар өчен катлаулы булмыйча, бик мавыктыргыч булырга тиеш. Бәлки дәрес баланы уен киңлегенә җәлеп итәр өчен, ниндидер уен формасында булырга тиештер. Шуңа күрә бүген Татарста...
“Татар теле” предметы балалар өчен катлаулы булмыйча, бик мавыктыргыч булырга тиеш.
Бәлки дәрес баланы уен киңлегенә җәлеп итәр өчен, ниндидер уен формасында булырга тиештер. Шуңа күрә бүген Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы телгә нәкъ менә шундый карашта торучы яңа методикалар, дәреслек һәм пособиелар эшли. Мәсәлән, икенче сыйныф өчен грамматика өйрәнү катлаулы булырга мөмкин, кызганычка каршы, бу кайчакта балалар һәм ата-аналарның тел өйрәнүдән күңелен генә кайтара. Әгәр без шушындый карашны калдырсак, әлбәттә, кыенлыклар булачак. Ләкин без аны мавыктыргыч һәм өйрәнергә җиңел итсәк, бу дөрес булачак.
Моңа өстәп, милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк. Мәсәлән, аларга вузларга кергәндә өстәмә баллар бирергә. Безнең республикаларның дәүләт телләре булган милли телләрне өйрәнүгә кызыксындыру чарасы булдыру турында тагын да берничә тәкъдимебез бар. Алда эшлисе эш күп, ләкин, шуңа да карамастан, бездә бу закон нинди булырга тиешлеген аңлау бар. Аны июльдә кабул итеп, алга таба стандартлар буенча РФ Мәгариф министрлыгыннан, шул исәптән Татарстан Мәгариф министрлыгыннан коллегалар белән берлектә телне популярлаштыру һәм аны өйрәнү алымнарын үзгәртү юнәлешендә эш көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк