Илгәрәй: "Нишләп сез шулай кырыс сөйләшәсез?"
Эстрадабызның популяр җырчысы Илгәрәй югары урыннарда утыручы җитәкчеләргә бик гаҗәпләнгән. Бу хакта үз фикерен белдереп, күңелен бушата җырчы (текст үзгәртелмәде): «Бу көннәрдә дустымның бер абзый б...
Эстрадабызның популяр җырчысы Илгәрәй югары урыннарда утыручы җитәкчеләргә бик гаҗәпләнгән. Бу хакта үз фикерен белдереп, күңелен бушата җырчы (текст үзгәртелмәде):
«Бу көннәрдә дустымның бер абзый белән сөйләшкәнен ишетергә туры килде. Сөйләшүен ишетсәгез, исең акылың китәр. Зур-зур абыйлар, абзыйлар, түрәләр, главалар, җитәкчеләр, яшьләр арасында да шундыйлар бар, нишләп сез кеше белән шулай кырыс сөйләшәсез??? Әз генә гадирәк, матуррак сөйләшеп булмый чтоли? Бу беренче тапкыр гына булган хәл түгел, минем үзем белән дә шундый хәл булганы бар, шуңа шулай язам. Ярар мөрәҗәгатъне үтәргә теләмисез, ярдәм итәргә теләмисез, НО матур итеп сөйләшә аласыз бит!!! Барыбыз да бер Аллаһы тәгалә астында йөрибез!!! Әле, килешәсезме, шунда аяк тибеп керсәң сөйләшү башкача була. Без гади кешеләр ничек тә кешегә авырлык китермик дип, хөрмәт белән мөрәҗәгатъ итәбез, ә сез шулай сөйләшәсез!!! Әллә кем булганнар, имеш!!! Бүген сез, иртәгә без!!! Гадилек – кешене бизи торган иң матур сыйфат!!!» – дип яза җырчы үзенең Инстаграм тасмасында.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @ilgaray
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк