Хәбәрләр
ИлГәрәйгә алмаш үсә (Видео)
ИлГәрәй шәхси аккаунтында кызы Адилә белән җырлаган концерттан видеоязмасын урнаштырды. «Белсәгез, нинди горурлык хисе кичердек без әнисе белән», – дип горурлана әти кеше кызы белән. Хәер, нинди генә...
ИлГәрәй шәхси аккаунтында кызы Адилә белән җырлаган концерттан видеоязмасын урнаштырды. «Белсәгез, нинди горурлык хисе кичердек без әнисе белән», – дип горурлана әти кеше кызы белән. Хәер, нинди генә ата-ана үз баласы дип янмый да, көйми икән, аның белән горурланмый икән. Сезгә әлеге концерттан видеоязманы карарга тәкъдим итәбез.
«Менә ул минем нәни кызчыгымның зур сәхнәгә беренче адымнарын атлаган мизгелләре... #Балалысолянка, 2015 нче ел, 30 нчы январь, шыгырым тулы уникслар залы һәм минем әле бер ай элек 4 яшь тулган нәни кызым... Кат-кат карыйм, карап туя алмыйм. Күпме ихласлылык бит чыгышта, эч тулы хисләр. Өйдә Адилә белән артык репетицияләр ясамадык, куркытып җибәрербез дип. Без аның белән күбрәк күлмәк, туфли, прическа сайлау белән мәшгуль идек. Әйбәтләп карасагыз макияж, прическа как положено профессионаллар ясады, но для всякий случай кешегә ясатмаса дип, әнисе кичтән бигуди да куйды, буялган тырнаклар, мәрҗән, балдак, педикюр тоже бар.
Без концертны беренче башладык. Бу тагын да зуррак җаваплылык хисе өстәде безгә!!! Әле икебез сәхнәнең ике ягыннан чыктык? Куркып үләм дип тордым, кызым чыкмаса в последний момент нишләрмен дип курыктым. Но юк Аллага шөкер, чыкты, җырлады, кул чаптырды, Молодец!!! Белсәгез, нинди горурлык хисе кичердек без әнисе белән. Ул бит безнең шулкадәр оялчан, кешеләрдән курка иде. Мин үземнең беренче адымнарымны искә төшердем, только жаль аларның видиолары сакланмаган... Ләкин без Адиләгә ышандык һәм юкка түгел!» (текст үзгәртелмәде)
Гаиләләрнең бәхете әтиләрнең гаилә корабын дөрес курс белән алып баруыннан, ихлас, кайгыртучан йөрәгеннән тора. ИлГәрәй, сезнең кебек әтиләр күбрәк булсын иде! Гаилә корабыгыз һәрвакыт дөрес юлдан барсын! Адиләгә исә иҗади уңышлар телибез!
Автор: Г.Ярмиева
Фото һәм видео: @ Инстаграм ilgaraу
{mp4}8477{/mp4}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк