Камал театрында премьера!
Киләсе яллар премьераларга искиткеч бай! Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры юбилее уңаеннан безне «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакленә чакыра, Габдулла Кариев исемендәге...
Киләсе яллар премьераларга искиткеч бай! Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры юбилее уңаеннан безне «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакленә чакыра, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры халыкны «Ут чәчәге» белән шаккатырырга ниятли, ә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры талантлы драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев тамашачы хөкеменә кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның «И дольше века длится день» романы буенча иҗат ителгән спектакль тапшыра. Дөнья әдәбиятенең алтын сандыгында сакланган, миллионлаган укучының яраткан әсәре буенча режиссер ничек итеп спектакль әзерләве хакында үзеннән сорыйк.
– «И дольше века длится день» исемен Чыңгыз Айтматов Борис Пастернакның шигырь юлыннан алып куя, ялгышмасам. «Мәңгелек буран» дип спектакльгә кем исем бирде?
– 2 сәгатьлек спектакльдә роман тулысынча диярлек ачыла, барлык темаларга да урын бирелә.
– Төп Идегәй образын кем сәхнәләштерә?
– Идегәй ике составта: Илдар Хәйруллин һәм Әсхәт Хисмәтов.
– Роман авыр, фәлсәфи мәгънәгә ия, урынлары белән хәтта фантастик та. Ничек бу әсәргә алынырга батырлылыгыз җитте?
– Тәҗрибә күрсәткәнчә, материал катлаулырак булган саен, беренчедән, аны эшләве кызыграк, икенчедән, ул сиңа башка фикерләү дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм итә.
– Рәхмәт сезгә!
Тәрҗемәгә килгәндә, аны шагыйрә Резеда Гобәева башкарды. Шуңа әлеге текст белән эшләүнең үзенчәлекләре турында тәрҗемәчедән сорадык. Ул тыйнак кына: «Мин камил әсәрләр яратам. Ә Чыңгыз Айтматовның теле, әсәрләре шулкадәр камил, алар үзеннән-үзе иҗатка этәрә! Әсәрне бик яратып тәрҗемә иттем. Ул мине баетты», – диде.
Арабызда шулкадәр талантлы, ихлас яшь иҗатчылар булуы, Илгиз һәм Резедә кебек «батыр» шәхесләр белән бер чорда яшәвебезгә горурланмый булмый. «Сәхнә» журналы исеменнән иҗади тандемга яңадан-яңа уңышлар телибез!
Автор: Зилә Хөснетдинова
Фото: kamalteatr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк