Илсөя Бәдретдинова кияүгә чыга!
Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова бер туйда кәләш букетын тоткан. «Тоттык. Булды бу шуның белән...» - дип яза җырчы үзенең Инстаграм челтәрендә. Илсөя шул ук туйда кияү аткан керешне тоткан шоумен Рен...
Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова бер туйда кәләш букетын тоткан. «Тоттык. Булды бу шуның белән...» - дип яза җырчы үзенең Инстаграм челтәрендә.
Илсөя шул ук туйда кияү аткан керешне тоткан шоумен Ренат Галиәскәр белән кочаклашып фотога да төшкән. «Бездән сезгә суыткыч», - дип шаярта Рифат Зарипов әлеге фото астында.
Бу күренешкә җырчының инстадуслары «Балтач килене булырсың ахры», «Шундый матур хатын ирсез ятарга тиеш түгел инде» кебек фикерләр калдырганнар.
«Бер биш букет тоттым инде, кияүне генә тотып булмый, анысын да берәрсе ыргытканын көтәргә туры килмәгәе дим...», «Булган икән инде. Сезонны чәчәк тотудан башлагач. Болайда концертка барып житеп булмый иде. Бөтенләй күрәсе юк икән», - дип шаярткан инстачылар.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк